Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Барысы да — безнең өчен
2014 елның 8 августы, җомга
Барысы да — безнең өчен
Районда тормышка ашырылучы “Бердәм Россия” партиясенең “Чиста су”, “Татарстан чишмәләре”, “Тиз төзелүче физкультура–сәламәтләндерү комплекслары”, “Мәгарифне модернизацияләү”, “Тормыш сыйфаты (сәламәтлек)”, “Балалар бакчалары — балаларга” проектлары халык мәнфәгатьләрен, безне кайгыртып эшләнгән.
— Республика бюджетыннан ел саен районга “Чиста су” программасын тормышка ашыру өчен 10 миллион сум акча бирелә, — дип сөйли район башкарма комитетының инфраструктура үсеше секторы мөдире Илфат Рәхимов. — Быел планлаштырылган эшләр тәмамланып килә. Арчаның көнбатыш өлешенә су һәм канализация челтәре эшләнде. Арча станциясенең Айван ягындагы өч урамга, Югары Курсага, Шекәгә су кертү эш-ләре бара.
— Башня тузгач, сусыз калдык, — дип сөйли Зур Бирәзәдән Мәрхәбә Исмәгыйлева. — Узган ел сулы иттеләр. Тик менә сыйфаты начар. Анысын да хәл итсәләр, бик әйбәт булыр иде. Чәйгә, ашка йомшак суны чишмәдән алып кайтабыз.
— Авылда су кертү эшләре тәмамланып килә, — дип сөйли Югары Курсадан Фирая Усманова. —Су сыйфаты әйбәт буласы, диләр. Торбадан өйгә кергән су бик рәхәт инде ул.
Халык сәламәтлеген кайгыртып, чирне алдан ачыклау һәм дәвалау максатыннан хәзер Арча хастаханәсе поликлиникасында бушлай медицина тикшерүе (диспансерлаштыру) үткәрелә. Бу дәүләт прог-раммасы узган ел тормышка ашырыла башлады.
— Күптән табибка күренгәнем юк иде, — дип сөйли Арчадан Г. Сибгатуллина. — Быел поликлиникага ча-кырттылар. Шикәргә, холес-теринга, гемоглобинга һ.б. кан анализы алдылар, кан басымын үлчәделәр, йөрәккә кардиограмма төшерделәр, күз басымын үлчәделәр, эчке органнарга УЗИ үткәрделәр. Ә минем өчен иң мөһиме — Казаннан күчмә маммография кабинеты кайткан иде, күкрәкләрне рентгенга төшерделәр. Үзем дә белмәгәнмен, кан басымым, холестерин югары булып чыкты. Менә хәзер дәваланам.
Узган ел Түбән Оры, Өчиле авылларына фельдшер–акушерлык пунктлары эшләнде, Яңа Кенәр табиблык амбулаториясе һәм тагын ун авылда фельдшер–акушерлык пунктлары ныклап төзекләндерелде. 1942 елда төзелгән район үзәк хастаханәсе бинасын ныклап төзеклән-дерү эшләре тәмамланды. Быел шулай ук ике авылга фельдшер–акушерлык пунктын төзү һәм сигез авылның фельдшер–акушерлык пунктын ныклап төзекләндерү планлаштырыла.
— Авылда фельдшер–акушерлык пункты булу бик рәхәт, — дип сөйли Түбән Орыдан Нурания Вафина. — Авылның нәкъ уртасына матур итеп төзеп куйды-лар. Менә әле яңа гына укол ясатып кайттым. Дарулар кирәк булганда да фельдшерга гына әйтәбез, алып кайтып бирә.
Мәктәпләрне ныклап төзекләндерү, спорт мәйданчыклары эшләү, заманча техник җиһазлар белән тәэмин итү — барысы да балалар өчен. Узган ел Шушмабаш, Иске Чүриле, Лесхоз мәктәпләре ныклап төзекләндерелсә, быел Арчаның 7нче мәктәбе, Түбән Мәтәскә, Шурабаш һәм Урта Курса мәктәпләре ныклап төзекләндерелә, Арчаның 3нче мәктәбен үзгәртеп кору планлаштырыла.
— Төзекләндерү эшләре тәмамланып килә, — дип сөйли Арчаның 7нче мәктәбе җитәкчесе Альмира Гатауллина. — Мәктәпне танып булмый хәзер. Дәүләтнең “Ныклап төзекләндерү” һәм “Уңайлы мохит” программалары нигезендә мәктәпнең түбәсе, ишек, тәрәзәләре, су, канализация, ут, бүлмәләр, ашханә, бәдрәфләр — барысы да өр–яңадан төзекләндерелде. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга уңайлыклар тудырылды. Сөенеп туя алмыйбыз.
Узган ел Арча педагогика көллияте, Арчаның 1нче, 2нче мәктәпләре, 5нче гимназия территорияләрендә заманча спорт мәйданчыклары эшләнде. Быел Арча үзәк стадионына спорт мәйданчыгы, Яңа Кенәр лицеена мини–футбол өчен спорт мәйданчыгы һәм тагын алты мәктәптә спорт мәйданчыгы корыла.
Быел файдалануга тапшырыласы ясалма Боз сарае да яшьләр бәхетенә булачак.
ЗАГС мәгълүматларына караганда, узган ел районда 652 бала туган, бу 2012 елга караганда 26 балага күбрәк.
Районда балаларны бакчалар белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителеп килә. 2011 елда Арчада заманча 140 урынлы “Бәләкәч” балалар бакчасы төзелде. Быел Арча станциясендә 260 урынлы балалар бакчасы сафка басачак.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз