Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Хәтнә кунаклар кабул итә
2014 елның 8 августы, җомга
Хәтнә кунаклар кабул итә
Инде онытылып килгән Хәтнә авылы соңгы вакытта яңадан телгә керде, тарих тузаны каплаган сукмаклары яңара төште. Моның төп сәбәпчесе — Арча районының шәрәфле гражданины, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин.
Шушы тынгысыз кеше, фикердәшләр табып, республикадагы тарихи ядкәрләрне торгыза, башка бик күп игелекле гамәлләрне тормышка ашыра. Хәтнә авылындагы шифалы сулы чишмә бүгенге көндә карап, сокланып туйгысыз манзарага әверелде, теләгән һәркем бирегә килеп хозурлана, изге чишмә суын эчә, хәтта коена, рәхәтләнеп ял итә ала. Ташландык хәлдә торган чиркәү бинасы да төзек-ләндерелә.
Быел бу якларга кунаклар ешайды. Махсус кайтучылары, үтеп барышлый кызыксынып кереп чыгучылары да бар. Перцовлар нәселеннән булганнары белән очрашу аеруча кызыклы иде.
Воронеж губернасы дворяны, патша армиясендә унтер–офицер, аннары корнет булып хезмәт иткән, 1801 елда поручик булып отставкага чыккан Петр Алексеевич Перцов татар авыллары белән чолгап алынган Рус Буклавычы (Хәтнә) авылында утар оештыра. 1830 елда зур таш чиркәү салдыра, 1871 елда мәктәп ачыла. Авылда аракы, кирпеч заводлары, ашлык эшкәртү предприятиеләре, кибетләр, базар эшли.
Совет чорында Хәтнә авылы зур югалтулар кичерә. 1970 елда чыккан янгында чиркәүнең агач өлеше янып бетә. XIX йөзнең беренче яртысына караган үзенчәлекле архитектура корылмасы буларак, республиканың тарихи архитектура һәйкәлләре исемлегенә кертелгән бина бу. “Изгеләр чишмәсе” сукмагын да, юлаучылар йөрмәгәч, үлән каплый.
Перцовларның гаилә та-рихы үзе бер кызыклы. Аларның төзекләндерелгән Хәтнә чиркәвендә урын алган нәсел агачына карап кына да шаккатырлык. Казан дәүләт университеты китапханәсендә генә дә Перцовларның төрле буын вәкилләре иҗат иткән фән, сәнгать, әдәбият һ.б. өлкәләргә караган җитмешләп исемдәге басма саклана.
Быел Хәтнә җиренә аяк баскан Перцовлар белән якыннанрак танышыйк.
Владимир Перцов 1933 елда туган. Россиянең атказанган рәссамы, Мәскәүдәге В.И.Суриков исемендәге дәүләт академия сәнгать һәм полиграфия институтлары укытучысы. “А.С.Пушкин 1833 елның 7 сентябрендә Казанда Перцовларда кунакта” дигән зур картина иҗат иткән. Пушкин Казанда булганда аның өлкән туганы шагыйрь В.Перцовка кунакка килә. Ул өйдә күп кеше булганга аптырап кала. Аларның бер гаилә әгъзалары — 13 малай һәм кыз, ике кияү һәм хуҗабикә икәнлеген белгәч кенә тынычлана.
Малае Владимир Перцов та Россиянең атказанган рәссамы, чиркәүләр өчен иконалар, картиналар ясый.
Ә менә Юрий Перцов (1935 елда туган) 50 ел Казан химия–технология институтында укыткан, техник фәннәр кандидаты. Ул моңарчы да Хәтнәдә булган. Әтисе Валентин Перцов Арча педучилищесында укыган. Биектау районында эшләгән. Аның әтисе Владимир Перцов революция яклы кеше булган, үлгәч Хәтнәдә гомуми зиратка җирләгәннәр.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз