Балаларым яхшы булды

2014 елның 8 августы, җомга
Балаларым яхшы булды
Яңа Иябашта яшәүче Сәгыйрә Гатиятуллинаны 100 яшьлек юбилее белән котларга халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Илдус Әһлиев, район ветераннар советы рәисе Альберт Җамалиев, Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров, җирле ветераннар советы рәисе Даян Шакиров, “Кырлай” агрофирмасы” ширкәте вәкилләре килгән иде. Илдус Әһлиев тулы бер гасыр яшәгән әбигә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Алмас Назировның тәбрикләү хатларын да тапшырды.
—Болай зурларлык булгач, тик тормаганмын, мактаулы гомер кичергәнмен икән. Аллага шөкер, әйбәт яшәдем. Балаларым да яхшы булды. “Тутырасың инде дөньяны бала белән”,—дип көлгәннәр иде. Олыгайган көнемдә шулар ярдәме белән көн күрәм. Бу яшькә җитүемә дә аларга рәхмәтле,—диде Сәгыйрә апа.
Тормышына тирәнрәк үтеп кергән саен яхшырак аңлыйсың: шушы йөз ел эчендә нинди генә авырлыклар кичермәгән кечерәк кенә буйлы, чандыр гына гәүдәле, әмма көчле рухлы бу ханым. 1914 елны шушы авылда таза тормышлы гаиләдә туа ул. Әтисе кортчылык белән шөгыльләнә, аннан табыш ала. Бер кайгы белмичә, гөрләп үсеп килгәндә язмыш барын да үзенчә хәл итә. Кызга 7 яшь булганда янгын чыгып, өйләре янып бетә. Гаилә бернәрсәсез урамда кала. Кортларын сатып, йорт торгызып чыга әтисе. Тик игелеген күрү генә насыйп булмый, 1927 елда вафат була. Әнисе биш бала белән бер ялгызы кала. Иң олы баласына ул чакта нибары 16 яшь кенә була.
Сәгыйрә 22 яшендә яратып йөргән авылдаш егетенә кияүгә чыга. Матур гына яшәп киттек дигәндә сугыш башлана. Яшь ир башта Хәсән күлендә барган сугышларда катнаша, аннан фин сугышына алына, 1941 ел ахырында илебезгә бәреп кергән фашистларга каршы көрәшергә яу кырына китә. Әсирлеккә эләгә. Ә хатыны иренең һәлак булуы турында белдергән өчпочмаклы хат ала.
Берсеннән–берсе кечкенә ике бала белән ялгызы калган Сәгыйрә апага тормышны берүзенә тартып барырга туры килә. Кыска вакытлы курсларда укып кайтып, яшь хатын ветеринария санитары булып эшли.
—Әни яшьтән үк көчле ихтыярлы булган. Хезмәтен дә башкарган, балаларны да караган, нинди кыен булмасын, сыерны да бетермәгән. Әти сугышка киткәндә сыер урамда калган, аны кертергә сарай да булмаган. Күршедә яшәүче бабай белән әни бергәләп сарай оештырып чыкканнар. Ул бабай әнигә бик булышкан. Аннан әнисе ярдәм иткән. Ул икмәк пешергән. Балалар ач тормасыннар дип бер сынык булса да ипи бирә торган булган,—дип сөйли Казаннан әнисенең юбилеена кайткан төпчек кызлары Фәүзия.
Сабыйлар бәхетенә шахтада эшләп, 1948 елда әтиләре исән–сау кайткан. “Башта әтидән хат килгән. Абый аны кулына тотып: “Әти исән, әтием исән!”—дип урам буйлап кычкырып елап йөргән. Ул кайткач, тормышлар да җиңеләеп киткән,—ди Фәүзия ханым.
—Безгә дә җиңел булмады ул елларда,—дип искә ала хәзер төп йортта яшәүче Рәис абый.—Әтинең исеме акланганчы “Син илне саткан кеше баласы”,—дип, укытучыга кадәр әйтә иде. Ул сүзләрдән соң әти өчен үзәк өзелде. Ничек инде, шундый акыллы, изге күңелле әти сатлыкҗан булсын?! Ярый, вакыт барын да үз урынына куйды.
—Мин бик бай ана—балаларым янымда,—диде бүлмәсенә ял итәргә озатканда Сәгыйрә апа.—Тормышым яхшы булмаса, бу яшькә кадәр яши алмас идем.
Биш бала тәрбияләп үстерә ирле–хатынлы Гатиятуллиннар. Дүртесе исән–сау. Сугышка кадәр туган олы апалары Фәнүзә генә вафат. Хәрби һөнәрен сайлаган Рәдиф илне аркылыга–буйга гизеп, туган авылына кайтып төпләнгән. Рифатлары белән Фәүзияләре Казанда. Икесе дә лаеклы ялда. Төп йортта Рәис абый. Ул да пенсиядә, бабасы шөгылен яңарткан, кортлар тота. Сәгыйрә апа да төп йортта, Рәисе һәм килене Фәридә тәрбиясендә.
—Бу йортка килен булып төшкәнемә 36 ел. Әнкәй коры кеше иде, яшермим. Төрле чак булгандыр. Тик мин, ачуланса да, дәшмәдем. Гомумән, аның көенә генә яшәдек, һәрчак киңәшләшеп эш иттек. Көченнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Кызларыбыз Рузия белән Раиләне карашты,—ди Фәридә.—Гомере буе көчле рухлы булды ул.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International