Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Кызыксынып эшләрлек
2014 елның 8 августы, җомга
Кызыксынып эшләрлек
Әле дә хәтердә, йортның дүрт як стенасын өеп, түбә астына керткәч, бер танышыбыз: “Булдыргансыз, эшегезнең 15 проценты беткән инде”,—диде.
Бу сүзләрнең мәгънәсен соңыннан гына аңладык. Монысы баласы гына, соңыннан башлана икән әле аның төп эше. Менә шул калган 85 процент эченә керә дә инде шомартучы–буяучының хезмәте. “Арча КСМ”ы ширкәте җитәкчесе урынбасары Азат Җәлә-летдинов юкка гына очрашкан саен аларны мактап телгә алмый, ул төзелеш өлкәсендә “поты белән тоз ашаган” кеше.
—Бу оешмага килгәнемә быел 35нче ел китте. Әти вафат булганнан соң, Буа ягыннан әни туган төбәккә кайтып, Арчада төплән-гәннән бирле эшлим. Хезмәт юлымны пилорамда башлаган идем, гараж мөдире итеп куйдылар, аннан механик булдым. Хәзер күптәннән җитәкче урынбасары,—ди ул.
Әйе, чыннан да, җитәкченең уң кулы. Тәвәккәл, һәр хезмәтне җиренә җиткереп башкарырга ярата, башкалардан да шуны таләп итә, тырышканны күрә белә. Димәк, шомартучы–буяучы кызлар да мактау сүзләренә лаек.
Алар белән без Арчаның җиденче мәктәбендә очраштык. Биредә тулы көченә ныклап төзекләндерү эшләре бара. Шушы ширкәтнең тырыш, уңган егетләре һәм кызлары кулы тигән мәктәп бинасы танымаслык булып үзгәрә. Кызлар спортзалның стеналарын буйый иде.
—Кызларыбыз (алар барысы җидәү) шуның кадәр уңган. Вакыт белән исәп-ләшүне белмиләр. Иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр аяк өстендә алар. Мәктәптә бүген өч кызыбыз эшләсә, калганнары Арча станциясендәге яңа төзелеп килүче балалар бакчасында,—ди җитәкче урынбасары.
Буяучылар белән якыннанрак танышабыз. Күбесе яшьләр. Алинә Вафина шомартучы–буяучылар династиясеннән. Әтисе Илгиз, әнисе Зөлфиягә ияреп шабашкага йөргән. “Арча КСМ”ына да чакыргала-ганнар үзләрен. Берсен-дә Алинәгә оешмада бөтенләйгә эшкә калырга тәкъдим ясаганнар. Аңа да ике ел үтеп киткән инде.
Әнисә Җәләева — Күкчә Бирәзәдән. Башта мәктәптә техничка булып йөргән, бирегә килгәч, тиз арада шомартырга, буярга өйрәнгән. Килене Ләйлә белән бергә эшли.
—Алсу Мөхәммәдиева белән Рәсимә Габдуллаҗанованың безнең оешмага килгәненә 15 ел ти-рәсе бардыр,—ди Азат Җәләлетдинов.—Алар тәмам остарып бетте. Тырыш хезмәтләре өчен бирелгән мактау кәгазь-ләре генә дә утызлап бардыр инде кызларның. Алсу Казан педагогика–төзелеш көллиятендә белем алган. Эш стажы күпкә ким булуга карамастан, Гөлүсә Шакирова да алардан калышмый.
Ә менә Айсылу Мангуткина өчен мәктәп —беренче объект. Корайван кызы, Айван килене ул. Җиденче балалар бакчасында пешекче булган, аннан соң шомарту–буяу эшен башкарырга теләк белдергән. Эшче көчләр иң кирәк чорда аны дүрт кул белән алырга риза булганнар.
—Миңа өйрәнеп торырга да туры килмәде,—ди Айсылу.—Балалар бакчасына килгәнче бер оешмада 10 елдан артык шомартучы–буяучы хезмәтен башкарган идем.
—Кызларның хезмәт хаклары яхшы,—ди җи-тәкче урынбасары.—25 мең сум чыгып бара. Кулга 22–23 мең сум алалар. Кызыксынып эшләр-лек.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз