Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Рәхмәт – иң зур бәя
2014 елның 8 августы, җомга
Рәхмәт – иң зур бәя
“Энергосервис” ширкәте коллективы төзелеш һәм ныклап төзекләндерү эшләрен дә башкара. 90лап кеше шушы авыр һәм мактаулы хезмәт белән мәшгуль. Төзүчегә бәяне йорт хуҗалары бирә. Алардан әлегә рәхмәт сүзләре генә ишетелә. Иң зур бәя шушы.
— Быел барысы күп фатирлы 7 йортта эш бара, — дип сөйли “Энергосервис” ширкәте җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев. — Ике йортта ныклап төзекләндерү эшләрен тәмамлап киләбез. Ике сәүдә йорты төзелеше тәмамлану алдында. Шулай ук быел социаль ипотека, тузган торак, коммерция программалары нигезендә төзелүче өч йортны файдалануга тапшырабыз.
Төзүчеләр көне уңаеннан, ширкәт җитәкчесе белән яхшы эшләгән осталар турында сөйләштек. Алар турында озак сөйләп булыр иде. Сүзебез кран машинасында эшләүче Илфат Шакиров турында булыр.
Бүген Югары Оры егете Илфат Арчаның Бакча урамында төзелүче күп фатирлы йортта кранда эшли. Без килгәндә төзелештә тулы көчкә эш бара иде. 26 яшьлек Илфат коллективта ышаныч яулап өлгергән.
— Үз эшенә җитди карый торган егет, кирәк икән – “КамАЗ”га да утыра, —ди аның турында ширкәт җитәкчесе.
Безнең килүне тыныч кабул итте Илфат. Аның белән сөйләшүе җайлы булды. Кавказда кайнар нокталарда армия хезмәтен үтеп кайткан.
— Армиядә өч ел хезмәт иттем, — дип сөйли. — Командир армиядә калырга үгетләгән иде. Инженер–сапер ротасында өр–яңа кран да бирделәр. Үзем дә калырга уйлаган идем, өйдәгеләр риза булмады.
Үз эшенә җитди караган, һәрнәрсәне акыл белән кабул итә белгән яшьләр кайда да кирәк шул. Казанда 58нче һөнәр училищесында кранчы һәм шоферлыкка укый ул.
— Ничек кранчы һөнәрен сайладың? —дип сорыйм.
— Әти (Илһам) киңәш итте, — дип җавап бирде Илфат. — Ул тракторда эшләде, хәзер кортчылык белән шөгыльләнә. Әни (Гөлфинә) — укытучы, хәзер пенсиядә.
Гаиләдә өч бала алар. Олысы Илфат. Ике бүлмәле фатир сатып алган.
— Безнең оешма әйбәт, төзелеш материалларына өзеклек юк, кышын да эш туктап тормый, — ди ул.
Быел гыйнварда гына өйләнгән Илфатка гаилә бәхете, эшендә уңышлар юлдаш булсын.
Барлык “Энергосервис” ширкәте төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Аларга сәла-мәтлек, бәхет–сөенечләр һәм үзләре төзегән, төзекләндергән йорт хуҗаларыннан бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетүләрен телибез.
Румия
НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз