Пенсионерга нинди ташламалар бар

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
Пенсионерга нинди ташламалар бар
“Пенсионерларга нинди ташламалар бар? Шул турыда язып чыксагыз иде”, — дип мөрәҗәгать иттеләр безгә.
Район социаль яклау бүлеге каршындагы матди түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиева жавап бирә:
— Пенсионерларга юл акчасыннан башка бернинди дә ташлама юк. Бүген юл акчасы 380 сум тәшкил итә. Ә менә хезмәт ветераннарына, юл акчасыннан тыш, телефонга 50 процент һәм газга, утка, коммуналь хезмәтләргә, нормативлардан чыгып, 50 процент ташлама каралган.
Баш дәүләт салым инспекторы Лилия Рамазанова:
— Барлык пенсионерлар да өй (мөлкәт) салымыннан азат ителгән. Ә җир салымына ташлама юк. Пенсионер исемендә берничә фатир яки йорт булса, аларның барлык мөлкәтенә дә 100 процент ташлама каралган. Пенсиягә чыгучы, әгәр дә йорт яки фатир аның исемендә була икән, пенсионер кенәгәсе һәм ИНН белән салым инспекциясенә килеп хәбәр итәргә тиеш. Бу шулай ук пенсия алучы инвалидларга да кагыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International