Ачуны светофордан алган

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
Ачуны светофордан алган
2014 елның апрелендә, Арча территориясендә, төнге каравыл вакытында полиция хезмәткәрләре Яңа Кенәр чатындагы светофор янында ниндидер сәер хәлләрне шәйләп ала. Якынрак килсәләр, бер яшь кешенең дүрт светофорныкирпеч белән ватканын күрәләр.
Төнге хулиганны полиция бүлегенә алып киләләр. Гр. М. сөйләве буенча, янәсе, ул исерек хәлдә бергә яшәгән хатын белән кычкырышкан, аны кыйнаган һәм өйдән чыгып киткән. Урамга чыккач та аның ачуы басылмаган һәм ул, ачудан үз–үзен белештермичә, светофорларны вата башлаган. Янәсе, шуннан соң аңа җиңел булып киткән.
Әмма светофор ватканнан соң аңа җиңел булдымы икән?! Әлбәттә, юк. Чөнки эшләгән зыянны өчләтә түләде.
Гр. М.ка үзе белән яшәгән хатынны кыйнаган өчен иреген чикләү белән 6 мең сум штраф салынды. Чит мөлкәткә зыян китергәне өчен административ җаваплылыкка тартылды. Суд тарафыннан ватылган светофорларны төзекләндерү өчен 207 мең 344 сум акча түләттерү карары чыгарылды.
Хокук бозуларның күбесе салган баштан эшләнә. Ярый әле юлында кеше очрамаган.
Алия МӨХӘММӘДИЕВА,
район суды судьясы ярдәмчесе,
юстиция киңәшчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International