Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бүген аларда Сабантуй
2014 елның 13 августы, чәршәмбе
Бүген аларда Сабантуй
Балаларның җәйге каникул вакытында район мәчетләре каршында мөселман лагерьлары эшләде. Арча станциясе мәчете каршында оештырылган мөселман лагерена барысы 48 бала йөрде. Тәрбиячеләре һәм укытучылары Рая Фәтхуллина белән Дамир Галиев булды.
— Матди яктан мөмкинлек булмау сәбәпле, лагерь ике ел эш-ләмәде, —дип сөйли районда дини гыйлем бирү буенча уку–укыту эшләре мөдире Рая Фәтхуллина. — Быел иганәчеләр ярдәме белән балаларның мөселман лагерен оештыра алдык.
Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт тә килгән иде. Ул болай дип сөйләде:
— Шушы мөселман лагеренда сез үзегезгә киләчәк тормышыгызны яктыртып торучы фонарь, ут алдыгыз. Ислам дине буенча дөрес итеп яшәргә тырышыгыз.
Арча станциясендәге мөселман лагереның эше милли бәйрәмебез Сабантуй белән тәмамланды. Сабантуйны имам Хәлил хәзрәт Коръән сүрәләре укып башлады. Мәчет коймаларына эленгән шарлар әллә каян үзенә дәшеп тора. Балаларның шат авазы бәй- рәмгә тагын да күңеллелек төсмерләре өсти. Бәйрәмдә теләге булган һәркем катнаша ала. Мөгаллимә Әлфия Рәхимова җи-тәкчелегендәге жюри уеннарга бәя биреп, бүләкләр өләште. Койма буендагы өстәлләргә шешәләр белән су, пешкән йомыркалар куелган иде. Бар да бушлай. Уйнап аргач, аларны балалар сыпыртты гына. Ә уеннарның ниндиләре генә юк иде.
Балаларның ничек бер–берсен уздыра–уздыра капчык киеп йөгерүе, аркан тартышуы, туп уйнавы, боҗра әйләндерүе турында сөйләп тормыйм. Ә менә шул уеннарны оештыручы 70 яшьтән узган педагог Рая Фәтхуллинаның һаман да балаларга белем, тәрбия бирү юнәлешендә эшләве сокланырлык. Сабантуен карарга килгән тамашачы да:
— Күрче, Рая апаны, ничек очып йөри, — дип тел шартлатты.
Мин аның Арча элеваторы балалар бакчасында әкият геройлары булып уйнаганын күреп хәйраннар калган идем. Пенсиягә чыккач та өендә дүрт дивар арасына биклән-ми ул. Рая ханым Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлый, мәдрә-сәдә башкаларга гыйлем бирә, дини эчтәлектәге төрле чаралар оештыра. Бүген дә ул кызлар шикелле очынып, көч–куәт биреп балаларны ярыштырды. Алар белән бала була белде.
—Үтә хәрәкәтчән кеше мин, — ди үзе дә. — Өйдә дә кызым Флера, әни, кая йөгерәсең, дип аптырый.
— Арча мәдрәсәсендә белем алдым, — дип сөйли Арча станция-сендә яшәүче Наилә Хәкимова. — Рая апа Фәтхуллина укытты. Шулкадәр аңлаешлы итеп дини белем бирде ул. Быел шаһәдәтнамә алдым. Дин юлына басуның шулкадәр файдасы зур. Җанга рәхәт. Тынычлык кичерәсең. Начар гадәтләрдән тыеласың. Оныкларым Дияз белән Инсаф та быел мөселман лагерена йөрде.
Әнә, үзләре дә, Дияз белән Инсаф.
— Миңа 10 яшь, — дип сөйли Дияз. — Мин лагерьда яңа сүзләр, исәнләшергә, ашар алдыннан бисмилла әйтергә, догалар өйрәндем. Иртәбез физкультура ясаудан башланды. Төрле кызыклы уеннар уйнадык. Намаз хәрәкәтләрен үзләштердек.
Дияз “Фатиха”, “Әл–Ихләс” сүрәләрен яттан сөйләп күрсәтте.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз