Чәчәргә дә вакыт җитте

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
Чәчәргә дә вакыт җитте
Арчадан Мәмсәгә барып җиткәнче берничә урында яңгыр явып үтте. Күп түгел, әмма комбайннарны туктатырга җитә.
Көн үткән саен болай да авырлык белән барган урып–җыю тагын да кыенлаша. Арышның өлгергән бөртекләре яшелләре, чүп үлән орлыклары белән катнашып, бункерда ук кыза башлый. Ярый да эшкәртү машиналарың, киптергеч агрегатларың булса.
“Мәрҗани” ширкәтенең Мәмсә ындыр табагы элекке колхозлардагы кебек. Гади генә агрегатлар, әмма бүген бик кирәк алар. Иң беренче чиратта чүптән аралыйлар, аннан янәшәдәге киптергечкә озаталар. Көрәк, себерке тоткан эшчеләр арасында студентлар Динара Вәлиева, Алисә Миңһаҗева, сигезенче сыйныф укучысы Руфинә Гыймадетдинова һ.б. бар.
Урып–җыюның быелгы үзенчәлекләрен әйткән идем инде. 11 августта, мәсәлән, районда 684 гектардагы игеннәр суктырып алынды. Шуның 248 гектары — “Мәрҗани” ширкәтендә. 11 августта бу хуҗалыкта көзге чәчү башланып китте. Айрат Шаһидуллин “Моррес” агрегаты белән сменага 100 гектарга кадәр чәчеп була, ди.
— Җирен дә үзе эшкәртте, — ди бүлекчә җитәкчесе Рәдис Хәбибуллин.
Күчмә фонд арышы чәчәләр, тик ашлама гына юк.
— Чиста пар булмаган элгәрләр артыннан чәчү сроклары җитте, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәк-чесе Миннәхмәт Сәгыйть-җанов. — Чәчкән вакытта технологияне төгәл үтәргә, җирне әйбәтләп эшкәртергә кирәк. Арыш кәсәнкеле туфракны яратмый.
Басуны аркылыга–буйга дисклап эшкәртергә, өстәмә итеп культивация ясарга һәм катокларга киңәш итә белгеч. Чәчкәнче җир утырырга тиеш.
Күчмә фонд орлыкларны тикшерү үткәреп, агулап чәчәргә. Районлаштырылган сортлар үзебезнең орлыкчылык хуҗалыкларында бар.
Инде яңа уңыштан әзерләнгән орлыклар чәчәргә туры килгәндә кимендә бер мәртәбә 20–22ле иләк аша үткәрергә. Чүптән арындырып киптерергә. Дымлылык 15–16 процент булырга тиеш. Чәчкәнче 20–25 көн алдан әзерләргә.
— Чи орлыкны чәчү катгый тыела, — ди М.Сәгыйтьҗанов. — Билгеле, орлык тишелеп чыгачак, әмма үсемлек кыш көне үләчәк.
Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалы агрономы Әхмәт Хәкимҗановның да киңәшен тыңлыйк.
— Көз көне кыяк чебеннәре зур зыян китерә, — ди ул. — Ләкин аңа каршы юньләп көрәш оештырылмый. Агулаганда бөҗәк-ләргә каршы препаратларны да кушып эшкәртү әйбәт нәтиҗә бирә.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International