Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Юлга сыешмыйлар
2014 елның 15 августы, җомга
Юлга сыешмыйлар
Арча үзәгендә светофор барлыкка килгәч, баштарак транспорт белән идарә итүчеләр ияләшә алмый интекте. Әмма уңайлы әйбергә кеше тиз күнегә. Руль артындагылар гына түгел, җәяүлеләр өчен дә бик кирәк иде ул.
—Хәзерге вакытта 5нче гимназия турысына ясал-ма тигезсезлек эшләнә, җәяүлеләр өчен светофор куела. Сентябрьдә Күпербаш чатына һәм көнбатыш кибет турысында светофор куелачак”,—ди ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Нотфуллин.
Светофорлар куелу юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын киметер. Югыйсә, аларның саны көннән–көн арта бара. Җәй айларында аеруча күбәеп китте.
—18 июльдән 7 августка кадәр дүрт рейд үткәрелде,—ди өлкән дәүләт инспекторы Инсаф Павлов.—Шуларда 379 юл–транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлде, 50 юл–транспорт һәлакәте булды, 6сы тән җәрәхәтләре алу белән тәмамланды.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар арасында беренче урында —тизлекне арттыручылар. Шундый 176 очрак теркәлгән.
Күпме кисәтүләргә, аңлатуларга карамастан, куркынычсызлык каешын такмыйча юлга чыгучылар бар. Рейдлар вакытында 26 кешегә беркетмә төзелгән, ул 1000 сум штраф дигәнне аңлата. Машинаның алгы ян тәрәзәләрен караңгылаткан өчен 19 кешегә 500әр, тиешле урында җәяү-леләргә юл бирмәгән өчен 7 транспорт белән идарә итүчегә 1500әр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 8 җәяүлегә 500әр сум штраф салынган. Рөхсәт ителмәгән урында каршы як полосага чыгуның аяныч тәмамлануын кем генә белми икән? Беләләр, аңлыйлар, әмма шулай эшлиләр. 20 көн эчендә генә дә шушы сәбәп белән 9 кешегә беркетмә төзергә туры килгән. Ә бу 5000 сум штраф яки машина йөртү хокукы биргән таныклыксыз калу дигән сүз. 3 транспорт белән идарә итүче миңа диңгез тубыктан, дигән-дәй, таныклыкны алдырганнан соң да руль артына утырырга батырчылык иткән. Ә берсе бөтенләй машина йөртү таныклыгы булмыйча юлга чыккан. “Туктатмаслар әле”,—дигәндер. Хәзер аңа 5000нән 15000 сумга кадәр штраф салу куркынычы яный.
Исерек килеш руль артына утырып юлга чыгучылар саны да кимеми. Аларны хәтта 30000 сум штраф, шуңа өстәп ел ярым–ике елга машина йөртү хокукы биргән таныклыксыз калу да куркытмый. 20 көнгә 9 кеше! Бик күп инде бу. Юл һәлакәтләре дә күп очракта әнә шундыйлар аркасында килеп чыга.
Соңгы араларда һәла-кәтләр дә ешаеп китте. 29 июльдә көндезге 12 сәгатьтә Зур Бирәзә кибете янында узарга чыккан “КамАЗ” машинасы борылышка кергән “УАЗ”га килеп бәрелә. Ике машинага да ут каба. “УАЗ” машинасы белән идарә итүче пешеп, хастаханәгә эләгә.
Августта 6 көнгә 5 һәлакәт булган. 1 августта кичке тугызынчы яртыда Яңа Кенәр юлында Югары Бирәзә турысына җит-кәндә “Приора” машинасы зур тизлек белән килеп борылышка керә һәм каршы як полосага чыгып әйләнә. Машинада өч кеше була. Өчесе дә төрле авырлыктагы тән җәрә-хәтләре ала. Берсе Казан хастаханәсенә озатыла. 3 августта Яңа Кенәр юлында Мәмсә турысында ир-тәнге бишенче яртыда кызу тизлек белән килгән “ВАЗ-2113” машинасы әйләнә. Руль артындагы егет, авыр тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә эләгә. 4 ав- густта көндезге 11 сәгатьтә Арча станциясендә чистарту корылмалары янындагы борылышта “Лада-Гранта” алда барган машинаның артына килеп бәрелә. Әлеге машинадагы кыз бала тән җәрәхәтләре ала. “Лада-Гранта” хуҗасы, беренчедән, исерек, икенчедән, аның бөтенләй машина йөртү таныклыгы булмаган. 5 августта иртәнге 4 сәгатьтә Апаздан Шушмабашка таба хәрәкәт итүче “Калина” кызу тизлек белән барып идарәне югалта, кырыйга авып, коймаларын җимереп, зиратка килеп керә. Йөртүчесе дә, пассажиры да тән җәрәхәтләре ала. 6 августта көндезге уннар тирәсендә Кәдрәк белән Иске Чүриле арасында кызу тизлек белән барган “Ока” машинасы борылышка керә һәм әйләнә. Янында утырган 2002 елгы бала, куркынычсызлык каешы такмау нәтиҗәсендә, авыр тән җәрәхәтләре ала.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 апрель
2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз