Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Хәерле яллар телим
2014 елның 15 августы, җомга
Хәерле яллар телим
Әңгәмәдәшебез— район үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Миләүшә Сафиуллина.
— Миләүшә Хәбибрахмановна, редакциягә Эбола геморрагик бизгәк чире турында сөйләвебезне сорап шалтыраталар. Бу чир турында телевидение хәбәрләр әйтеп тора. Газета укучыларыбызга тулырак мәгълүмат бирсәгез иде.
— Эбола геморрагик бизгәк — куркыныч йогышлы чир. Үлем белән тәмамлану очрагы 90 процент тәшкил итә. Эбола — бик аз өйрәнелгән вирус. Әлегә аңа дәва һәм вакцина юк. Шулай да медицинада, авыруны төрле юнәлештә дәвалап, чирне жиңү очраклары бар. Әлбәттә, кешенең иммунитеты нык булуы әһәмиятле. Эболага каршы көрәшүче вакцина эшләү юнәлешендә уңышка ирешеп киләләр.
— Эбола вирусы кайчан билгеле булды? Исеме каян килеп чыккан?
— Эбола вирусы беренче тапкыр 1976 елда Конго республикасында Заирда Эбола елгасы янында ачыклана. Вируска елга исеме бирелә. Аның төрле кимерүчеләрдән һәм маймыллардан килеп чыгу ихтималын әйтәләр.
— Быел Эбола вирусы кайсы илләрдә теркәлде?
— Көнбатыш Африканың Гвинея, Либерия, Сьерра–Леоне ил-ләрендә Эбола бизгәге эпидемиясе күзәтелә. Африкада булып кайтучылар арасында Америка, Англия, Германия, Канада илләрендә дә Эбола вирусын йоктыручылар бар. Африка илләренә чыгудан тыелып торырга кирәк. Хәер, эпидемия вакытында бу илләргә кертмиләр һәм чыгармыйлар да.
—Эбола бизгәге билгеләрен әйтеп үтсәгез иде.
— Авыруның бик нык хәле китә, каты итеп башы, тәне, эче авырта башлый, эче китә, ангина барлыкка килә. Соңрак коры ютәл күзәтелә, күкрәк читлеге чәнчи башлый. Температура 39–40 градуска күтәрелә. Борыннан, аңкаулардан, колак, күзләрдән кан килә.
— Россиядә бу чирне йоктыручылар бармы?
— “Роспотребнадзор” мәгълүматларына караганда, Россиягә Эбола бизгәге янамый. Илнең барлык аэропортларында да Эбола чире котырган Африка илләре рейсларына карата мониторинг үткәрелә, ягъни, бу илләрдән самолетлар кертелми һәм аларга чыгарылмый. Шуңа күрә безнең илгә Эбола вирусы куркынычы янамый.
— Миләүшә Хәбибрахмановна, хәзер күпләр чит илләрдә диңгез, океан буенда ял итүне кулайрак күрә. Үзләре белән яшь балаларны да алалар. Сәяхәткә жыенучыларга сез нинди киңәш бирер идегез.
— Соңгы елларда төрле йогышлы чирләр баш калкыта башлады. Климаты эссе чит илләргә барып–кайтулар күбәйде. Сәяхәткә бару өчен сайлаган илне төрле йогышлы чирләргә карата башта өйрәнергә, табиб белән киңәшергә кирәк. Хәзер төрле йогышлы чирләрдән саклану өчен вакциналар, профилактика препаратлары бар. Мәсәлән, малярия чиреннән махсус профилактика препаратлары кабул итәргә мөмкин. Балаларны иммунитеты ныгып җиткәч кенә, 5 яшьтән сәяхәткә алып чыгарга киңәш итәр идем. Әгәр дә бала белән сәяхәткә җыенасың икән, һичшиксез, участок балалар табибына күренергә, аның киңәшләрен тыңларга кирәк. Балаларның һәм үз сәламәтлегебезгә игътибарлы булсак иде. Сәяхәткә җыенучыларга хәерле яллар телим.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз