Башта документын сора

2014 елның 15 августы, җомга
Башта документын сора
Бәла аяк астында, диләр. Кукмара районының Люга авылында да берәү дә мондый хәл килеп чыгар дип уйламый.
Иртә белән йорт хуҗасы тышка чыккач, әле май ахырында гына алып кайткан тана бозауның ятып торганын күрә. Гадәттә, мал кеше күргәч сикереп тора, ә бу ятуын белә, җитмәсә, авызыннан селәгәй дә ага. Мондый очракта авыл агае нишли инде? Табиб эзләп мәшәкатьләнми, әрәм булганчы иткә әйләндерим, дип уйлый ул. Сугымчылар чакырып чалалар тананы. Итен суыткычка кертеп тутыралар. Хатыны үпкә–бавырын ашамаячакмын дип, кискен төстә баш тарта. Хуҗа эч–башларын бакча башына алып төшеп җиргә күмә, тиресен күрше өлкәдә җыючыга тапшыра.
Бу сөйләгәннәрдә әлегә искитәрлек берни дә юк кебек. Күпләр мондый хәлгә күнеккән. Ә менә аннан соңгылары һәрберебезгә гыйбрәт алырлык.
Берничә көннән сугымчыларның берсенең кулы, култык асты шешә башлый, бер кулында ярасы булган була. Район хастаха-нәсенә килгәч, тиз арада республиканыкына озаталар. Ә анда себер түләмәсе дигән коточкыч диагноз куялар.
Хәзер сүзне әлеге гадәттән тыш хәлне тикшерүдә катнашкан “Россельхознадзор”ның ТР буенча идарәсе өлкән дәүләт инспекторы Ринат Фәйзрахмановка бирик.
— Әлеге хуҗалыкны тикшерү миңа йөкләнде, — диде ул. — Бер яшьтән олырак тана бозауны 18 км. ераклыктагы авылдан сатып алалар. Аны саткан кешене дә таптык. Ул авылга бер “ГАЗель” машинасы килүен (номерын хәтерләми), шуннан ике бозау сатып алуын әйтте. Мал сатуга рөхсәт бирә торган авыл җирлеге, ветеринария белеш-мәләре һ.б. — берсе дә юк.
Мал–туарны кайдан гына сатып алсаң да, аның ветеринария белешмәсе булу мәҗбүри. Ә ул белешмәдә авыруларның булу–булмавы, нинди прививкалар ясалуы бар да языла. Алып кайт-кач та урындагы ветеринария табибына хәбәр итәргә. Ул бер ай дәвамында мал–туарны күзәтү астында тотарга бурычлы.
Гадәттә, авылда терлекне суялар да, алырга кеше эзләп йөри башлыйлар. Мондый итне һич тә алырга ярамый, чөнки ул тикшертелмәгән, ветеринария белешмәсе юк. Кукмара районындагы хәл килеп чыкмас дип берәү дә гарантия бирә алмый.
Ә ахыры аяныч бетәргә мөмкин. Әлеге хуҗалыкның абзарларын, капка–коймаларын сүтеп, ишегалдына чокыр казып, итне дә, бакча башына күмелгән эч–башларын да шунда салып ике тәүлек яндырдылар.
Биологик калдыкларны (сәламәт малныкын да) җиргә күмү катгый тыела.
Республикада себер түләмәле терлекләр күмелгән иң күп зиратлар безнең районда. Әлеге авыруны барлыкка китерүче таякчыклар туфракта 300 елга кадәр саклана. Бу зиратлар коймалар белән әйләндерелгән, саркофаг белән капланган.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International