Мәдәният алгарышка илтә

2014 елның 15 августы, җомга
Мәдәният алгарышка илтә
Мирҗәм авылы клубында мөдир булып 25 ел Мәрвәр Шакирова эшли. 121 ел элек төзелгән (башта мәчет булган) клуб бинасы авыл уртасында тарихи ядкарь булуы өстенә, халыкны үзенә тартучы мәдәният учагы да.
“Һәр бәйрәм чарасын күңелле итеп билгеләп үтәләр, авыл халкы гына түгел, күрше авыллардан да киләләр, клуб шыгрым тулы була”, — ди Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков. Узган ел клуб идәннәрен буягач, яңа сулыш кергән. Нурлы, якты биредә. “Бераз төзекләндерелсә, тагын дистә еллар хезмәт итәчәк әле бу клуб, — ди Мәрвәр апа. — Тик түбәсен алмаштырырга кирәк. Авыл халкы да клуб эшләп кенә торсын, ябыла күрмәсен, дип тели”.
Махсус комиссиягә ияреп Үрнәк, Апаз, Шушмабаш авыл җирлекләренә керүче авыллардагы мәдәният учреждениеләре буйлап йөргәндә аралаштык без алар белән. Комиссия тарафыннан ел саен мәдәният өлкәсендәге таләпләрне үтәү, халыкның ялын файдалы үткәрү өчен мәдәният учреждениеләрен тиешле тәртипкә китерү, территорияләрен төзекләндерү, яшелләндерү, бизәү буенча район бәйгесе уздырыла. Аның нәтиҗәсендә авыллардагы мәдәният учакларының халәте күзгә күренеп яхшыра, капкадан керүгә чәчәкләр каршы ала, тирә–юньнең төзеклеге җәлеп итә.
Районда 80 мәдәният учагы эшли. Берничә көн дәвам иткән комиссия күзәтүендә алар тарафына мактау сүзләре дә, тәнкыйть тә күп булды. Кемнәрдер әйләнә–тирәне матурлап, чәчәкләр үстереп, террито- рияне чистарту белән мәшгуль булып документ эше турында онытып та җибәргән. Тик һәр эшнең үз тәртибе — уздырган чараларыңны фотосүрәтләр дәлилләп торса, күрсәтерлек эшең була.
— Узган еллар белән чагыштырганда үзгәрешләр шактый, — ди район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илнур Котдусов. — Мөдирләрнең ярты ставкага эшләүчеләре шактый, төзекләндерү өчен финанс мөмкинлекләре бик аз булуга карамастан, юкны да бар итеп мәдәният учреждениесенең әйләнә–тирәсен тәртиптә тоталар. Клуб яшьләргә вакыт уздыру өчен генә түгел, ә талантларны барлау, аларны дөньяга чыгаруда ярдәм итү өчен төп терәк булырга тиеш, мәдәнияткә хезмәт итүчеләр шуны онытмасын иде. Үрнәк итеп Ашытбаш, Урта Пошалым, Өчиле, Кышкар, Яңа Кишет мәдәният учреждениеләрен күрсәтер идем, аларга хәзер алдынгылар сафыннан төшмәс өчен тырышып эшләү таләп ителә. Ә менә район Мәдәният йортыннан кала Кенәр ягы зонасын берләштереп торучы Яңа Кенәр мәдәният йортында күргәннәр куандырырлык булмады: узган ел белән чагыштырганда үзгәреш, алга китеш юк, яңалык кермәгән, төзекләндерү, хәтта буяу кебек хезмәтләр дә башкарылмаган.
Мәдәният идарәсенең гадәткә кергән бер алымы бар: комиссия йөреп чыккач, ел саен мәдәният йортлары хезмәткәрләрен, күчмә утырышка җыеп, үрнәк итеп күрсәтерлек клубларга, мәдәният йортларына тәҗрибә уртаклашырга алып баралар. Аның уңай ягы булмый калмый — күп яңалыклар шунда күзгә күренә, тәҗрибә туплана. Андый сәфәрләр быел да көтелә. Комиссиянең ахырдан ясалачак гомуми нәтиҗәсе газетаның киләсе саннарында урын алачак.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International