Тормыш яме

2014 елның 20 августы, чәршәмбе
Тормыш яме
Яңа Кенәр авылында 5 балалы, тырыш Рәмзия белән Азат Габдрахмановлар гаиләсе яши.
Кенәргә баргач, аларның йортын эзләп табу кыен булмады. Ике катлы йорт дип өйрәтеп җибәргән иде авылдашлары. Урамның башыннан ук балкып торган йортта тырыш кешеләр яшәгәнлеге сизелеп тора. Ишегалдыннан кергәндә арт бакчаларында бер көтү каз күзгә чалынды. Өй эченә узуга, каршыга ике малай килеп чыкты. Берсе сабый гына. Бу Габдрахмановларның төпчеге — октябрьдә ике яшен тутырасы Әмир. Абыйсы Рәзил быел мәктәпкә укырга керәчәк. Күптән түгел ул, күп балалы гаиләдән булганга, игелекле кешеләр ярдәме белән яңа букчалы булган. Йорт хуҗасы Азат эштә, хуҗалыкны барлау, терлек–туарны карау Рәмзия өстендә.
Шөкер, гаилә хәзер мохтаҗлык кичерми. Элегрәк, балалар кечкенә чакта, йортта төзелеш тә барганга очын–очка ялгап яшәсәләр, хәзер терлек–туар, кош–корт асрап, тырышып эшләп тапкан малларының бәрәкәтен тоеп яшиләр. Узган елларда 20гә якын симертү үгезе асраган булсалар, быел аларның баш саны 4кә генә калган. Әмма аның белән генә тукталып калалармы соң?! 4 баш сыерлары, 200 каз, 200 бройлер чебие, 100дән артык үрдәк бәбкәләре бар. Икәүләп шуларны карау өстенә, кешегә төзелеш эшләре башкарып йөрүче Азат әле йортта керамзиттан блок сугарга, шуның белән йорттагы төзелеш эшләрен алып барырга да вакыт таба. “Икәүләп эшләгәндә барысына да җитешеп була. Йорт салганда да Азатның янәшәсендә мин булдым, — дип елмая Рәмзия. — Тормышың алга барсын дисәң, тәүлекнең аз вакыты гына йокыга бирелә, йокларга ятканда җәен төнге унике, бер була”.
Азат белән Носы кызы Рәмзия Шушмабаш мәктәбендә югары сыйныфларда бергә укыган. Яшьли гаилә корып җибәргән парларга ике яктан да өлкәннәрнең ярдәме зур була. Рәмзия ягы Яңа Кенәрдәге бүген торган йортларын сатып алырга киңәш бирә, әлбәттә, ярдәмнәре булмый калмый. Азатның әнисе —аларга бүген дә киңәшче, авыр вакытларында беренче ярдәм кулын сузучы.
Рәмзия үзе дә күп балалы гаиләдән, ә Азатлар икәү үскән. “Аллаһы Тәгалә биргәч, һәрберсе үз бәхете белән туа, дип бишне таптык. Аларның күплеге бер эштә дә комачауламый, киресенчә, бергә әүмәкләшеп үсә-ләр. Өлкәннәре кечке-нәләрен карап үстерешә. Олы кызыбыз кияүгә чыккач, икенчесе Лилия бик булыша. Энҗебез онык бүләк итеп, әби–бабай булу бәхетен дә татытты. Мәшәкате күп булса да, әни булу бик рәхәт”, — ди Рәмзия. Ананың бар те-ләге — балаларының исән–сау һәм бәхетле булулары.
Өйнең яме бала белән, дигән борынгы әби–бабаларыбыз. Илебезнең киләчәге бүгенге яшь буын кулында. Шуңа һәр әти–әнигә балаларын Габдрахмановлар кебек кирәк чакта яратып, тәртип бозсалар шел-тәләп, эшкә өйрәтеп, хезмәт белән тәрбияләп үстереп, горурланып яшәргә язсын.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International