Мәгълүматлы чорда яшибез

2014 елның 20 августы, чәршәмбе
Мәгълүматлы чорда яшибез
“Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыяте подразделениеләре бригадалары арасында һөнәри ярыш булды. Ул Арча зонасы электр челтәре идарәсе базасында оештырылды. Линия–кабель цехларында һәм участокларында эшләүче кабельче–ябыштыручылар һөнәри осталыкларын сынады. Анда безнең районнан Яңа Кенәрдән Илнур Гәрәев, Арчадан Айрат Фәрхуллин катнашты.
Ярышлар ике көн барды. Һөнәрчеләр белемнәрен теоретик һәм практик яктан сынады. Казаннан “Таттелеком” җәмгыяте генераль директорының техник мәсьәләләр буенча урынбасары Абдулла Рәхмәтуллин кайткан иде.
— Бик җаваплы һәм катлаулы хезмәт башкарасыз, — дип сөйләде ул. — Эре аварияләрдә катнашкан бар. Кабельче–ябыштыручыларга нинди генә шартларда эшләргә туры килми. Техник белем таләп итә торган үтә дә вак эш. Мин сезнең эшне хирург хезмәтенә тиңләр идем.
Һөнәр ияләренең хезмәтен тиешенчә бәяләгәндә генә аларның эшкә кызыксынучанлыгы арта. Нәтиҗәдә, производство үсә, предприятие алга китә. Республика күләмендә оештырылган әлеге конкурс та нәкъ менә шул максатны, кабельче–ябыштыручыларның дәрәҗәсен күтәрү, аларның һөнәри белемнәрен һәм осталыкларын камилләштерүне күздә тота.
Лениногорск шәһәреннән килгән иң тәҗрибәле кабельче–ябыштыручы Равил Садыйков белән сөйләшәбез.
— Безнең эшкә күбрәк яшьләрне тартырга кирәк, — ди ул.
Сәләтле яшьләрне бары тик хезмәт хакы белән генә кызыксындырып була. Эшнең булып торуы да мөһим. Шул турыда ЗУЭС җитәкчесе Рөстәм Гомәров белән сөйләшәбез.
— Арча зонасында зур төзелешләр бара, — ди ул. — Без халыкны чыбыклы телефон, интерактив цифрлы телевидение, Интернет һәм кәрәзле элемтә белән тәэмин итәбез. Элек бакыр чыбыклар белән эшләдек. Хәзер Интернет һәм телевидение мәгълүматларын зур тизлектә җиткерүче оптикалы кабельләр үткә-рәбез. Авыллар арасындагы бакыр чыбыкларны оптикага алмаштыруны тәмамлап киләбез. Элек чыбыклар өстән сузылса, хәзер — җир астына салына. Бик зур тизлек белән эшли торган кәрәзле элемтә база станцияләре төзибез. Шундыйны Арча районында 20не эшләдек инде.
Мәгълүматлы, яңарыш чорында яшибез. Ә үзгәртеп корулар, зур төзелешләр осталар таләп итә.
—Башка районнардан килгән хезмәттәшләреңне күрү, үзара тәҗрибә уртаклашу, конкурста белемеңне сынау, билгеле, файдалы, — дип сөйли ярышта җиңгән арчалылар Илнур Гәрәев белән Айрат Фәрхуллин. — Теоретик сорауларга, үзегез күрдегез, нәкъ имтихандагы кебек билет буенча җавап бирдек. Конкурсны хөкем итүчеләр алдында каушап та калырга мөмкин иде. Алдан әзерләнүнең файдасы тиде. Техник бүлек җитәкчесе Рөстәм Нуретдинов, Арчадагы 1нче линия–кабель участогы җитәкчесе Рәис Хәбибуллин белән бергә сөйләшеп, киңәшләшеп әзерләндек. Рәхмәт аларга.
Казаннан кайткан “Таттелеком” җәмгыятенең әйдәп баручы инженеры Илдар Шаһимәрдәнов фикерләре белән кызыксындык.
— Ярыш кына түгел бу. Кабельче–ябыштыручыларның теләкләрен ишетү һәм проблемаларны уртага салып сөйләшү дә, — диде ул. — Югалтуларны киметү, сыйфатны яхшырту турындагы фикерләр оешма җитәкчелегенә җиткереләчәк. Афәрин, Арча бригадасы үзен иң яхшылардан итеп танытты.
...Кабельчеләр ярышның практик өлешендә зыян күргән кабельне дөрес итеп ялгау һәм кабель эчендә буталган парларны табып төзәтү буенча ярышты. Арчалылар биремнәрне иң беренчеләрдән булып сыйфатлы итеп башкарды.
— Зыян күргән кабельне без хәзер йөзләрчә елларга хезмәт итәрлек итеп Америка ысулы белән ялгыйбыз, — ди Илнур Гәрәев. — Элек бик мәшәкатьле итеп эшли идек.
Ярышта катнашучылар көндез эшләп, кичен Яңа Кырлай музеена сәяхәт кылып, Балыкчылар авылында кунып, бүләкләр алып, Арча җирен ошатып, бик канәгать булып таралышты.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International