Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Уңыш туфрак эшкәртүдән башлана
2014 елның 20 августы, чәршәмбе
Уңыш туфрак эшкәртүдән башлана
Табигатьтә төсләр үзгәргән чак. “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов белән әле кайчан гына баш чыгарып килгән арпа, бодай, солы басуларына сокланып, “Исән–имин җыеп алырга язсын!” — дип теләп йөргән идек. Менә тагын шул юллар буенча үтәбез.
— Арпаны бер басуда суктырдык,— ди җитәкче. — Гектардан 37 центнердан артык чыкты.
Әле сугылмаган басулардагы арпа да дәү башакларын көчкә күтәреп утыра. Язгы бодай җиңел машинадан биек. Солы да “Без дә өлгердек”, — дигәндәй, диңгездәй чайкалып утыра. “Узган ел бик көчле корылыкка эләкте бу басулар, — ди Р.Гыйлаҗетдинов. — Гектардан 3 центнер гына чыккан иде”.
Быелгы уңышны җыеп алырга гына язсын. Хуҗалык механизаторлары ышанычлы. Комбайнчылар Фәрит Гайнетдинов, Радик Хәбибуллин, аталы–уллы Әхәт һәм Рәмис Шәрәфиевләр, тракторчылар Таһир һәм Мөдәрис Гыйбадуллиннар, Мансур Хуҗиәхмәтов һ.б. турында мактау сүзләре генә әйтә җитәкче.
— Таһир Гыйбадуллин, Мансур Хуҗиәхмәтов “Т–150” тракторлары белән бөтен җирне эшкәртеп чыга, — ди ул.
Көзге җир эшкәртүне монда сукалау дип аңлыйлар. Бер елны сукаларга каршы сугыш ачып алдылар бит әле. Аны уйлап табучы кешелек тарихында булган сугышлар китергән зыянга караганда да күбрәк зыян китергән, имеш. Бездә һәрвакыт дошман эзләргә яраталар. Күпләр сукаларны утильгә үк озаткан, диләр.
Сука артыннан күпереп калган басуларга карап торуы ук рәхәт! Ничә еллар өстән генә эшкәртелгән басуларны чүп басты, аскы катлам таш булып катты. Яуган яңгырлар да аска сеңә алмый, дым тиз арада парга очып бетә. Ә сукалаган җирләр бар дымны үзендә саклый.
“Ак барс” агрокомплексы” шир-кәтендә дә бетермәделәр суканы. Басуларда чит ил техникасы да, үзебезнең “ДТ”лар да рәхәтләнеп эшләп йөри.
19 августка районда игеннәрнең яртысы җыйнап алынды. “Татарстан” ширкәтендә — 69 процент. Бу хуҗалык беренче көннәрдән алган темпны югалтмый. “Игенче”, “Ватан”, “Аю”, “Курса МТСы”, “Северный”, “Кырлай”, “Аю”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләрендә урак өсте зур оешканлык белән бара.
Район буенча бер гектардан уртача уңыш — 23,4 центнер, “Игенче”дә — 40, “Ак барс” агрокомплексы”, “Кырлай”, “Курса МТСы”нда 30 центнердан артык.
“Арча”, “Мәрҗани” ширкәтләрендә 12–13,4 центнер чыга.
Арыштан иң югары уңыш “Ак барс” агрокомплексы”нда алынды — 40,3 центнер. Көзге бодай “Ак барс” агрокомплексы”нда — 41, “Игенче”дә — 40,8, борчак “Ак барс” агрокомплексы”нда — 32, арпа — 41,1, солы “Игенче”дә 40,3 центнер уңыш бирде.
“Мәрҗани” ширкәте — 879, “Курса МТСы” — 395, “Ак барс” агрокомплексы” 255 гектарда арыш чәчте.
“Ак барс” агрокомплексы” — 1480, “Игенче” — 1269, “Татарстан” шир-кәте 1226 гектарда туфракны төп эшкәртү үткәрде.
“Арча”, “Татарстан”, “Ватан”, “Игенче” ширкәтләре 200–120 тонна сабан орлыклары салды.
Ильяс СӘХӘПОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз