Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Өметләр бирегә алып килә
2014 елның 22 августы, җомга
Өметләр бирегә алып килә
“Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәгендә “Йөрәктән–йөрәккә” район хәйрия фонды вәкилләре кунак булды. Үзәк тарафыннан районыбызның мәрхәмәтле кешеләре — “Арча КСМ”ы җитәкчесе Рафаэль Муллагалиевка, шәхси эшмәкәр Лилия Гарәфиевага, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Альберт Җамалиевка рәхмәт хатлары тапшырылды.
Тантанада катнашучы район башлыгы урынбасары Любовь Осинага балалар ясаган картина бүләк иттеләр, алар тарафыннан яңгыраган җыр–биюләр дә мәрхәмәтле абый–апалары өчен булды. Булат Гатауллинның җырлавын, Аделина Шакированың инвалидлар арбасында чегән биюен башкаруын, балаларның кул хәрәкәте белән төрле музыкаль авазлар чыгара торган инструментта уйнавын тыңлап һәм үзләре дә уйнап караганнан соң, өлкәннәр үзәктәге балалар шөгыльләнү өчен махсуслашкан бүлмәләргә юнәлде.
Тернәкләндерү үзәге эшли башлаганга быел 15 ел. Шул вакыт эчендә үзәктә никадәр балага сәламәтлек шөгыльләре үткәрелмәгәндер дә, күңелләрендә киләчәккә өмет чаткысы кабынмагандыр! Биредә чын күңелдән изгелек теләүче олы йөрәкле кешеләр генә эшли ала, балаларның һәр көнен бәйрәмчә матур мизгелләр белән тулыландырырга тырышалар, һәр хезмәткәрнең йөзендә ихлас кайгырту, ярату хисләре сизелә. Хезмәт һәм музыкаль белем бирү, бию дәресләреннән тыш, кызларны тегү, чигү, бәйләү, бисер белән чигү серләренә төшендерәләр. Сәләте булганнар сувенирлар ясый, картиналарга сүрәтләр төшерә. Ул хезмәтләр аерым бер бүлмәдә урын алган. Тагын бер бүлмәгә махсус шөгыльләнү өчен тренажер урнаштырылган. Гросс тренажеры хәрәкәтләнүе авыр, йөри алмаучы балалар өчен эшләнгән, балаларның мускулларын язып, хәрәкәтләрен яхшы якка үзгәртергә ярдәм итә. Әлеге тренажер һәм киеп куйгач әкият геройларына әйләнә торган курчак киемнәре – фонд бүләге, ә музыкаль авазлар чыгара торган инструмент һәм йорт кошлары – район инвалидлар җәмгыятеннән. Бу бүләкләр ТР Министрлар Кабинеты оештырган социаль проектлар конкурсында “Тренажер Гросс” һәм “Тылсымлы нур” проектлары белән катнашып откан грант акчасына алынган. Бу урында үзәк белән кулга–кул тотышып эшләүче “Йөрәктән–йөрәккә” хәйрия фонды турында әйтеп китми булмый.
Фондның эшчәнлеге турында район хәйрия фонды рәисе Альберт Җамалиев түбәндәгеләрне сөйләде:
— “Йөрәктән–йөрәккә” хәйрия фонды 2007 елда район хакимияте тырышлыгы белән оешты һәм еллар дәвамында үз эшчәнлеген аклады. Фонд тарафыннан ел саен авыр хәлле гаиләләргә, матди хәле авыр булган өлкәннәргә ярдәм күрсәтелә. Шулай ук фонд хисабыннан ветераннар өчен Казаннан концертлар, спектакльләр чакырыла. Фондка акча күчерүче оешма җитәкчеләренә, һәммә кешегә ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә. Тернәкләндерү үзәгенә килгәндә, без, нигездә, үзәк җитәкчелеге белән бергәләп грант оту өчен документлар әзерләп юллыйбыз. Киләчәктә дә грантларны алу өчен тырышачакбыз. Мөмкинлек булганда төрле юллар белән үзәккә ярдәм итәргә тырышабыз. Фондның Попечительләр советы рәисе Алмас Назиров та безнең мөрәҗәгатьләргә каршы килми, тернәкләндерү үзәге белән бергә алып бара торган эшебезне хуплый һәм ярдәм итә.
Башка проектларга әйләнеп кайтсак, берсе “Курчаклар өйдә дәвалый” — мөмкинлекләре чикләнү сәбәпле, тернәк-ләндерү үзәгенә йөри алмаган балалар өчен. “Аларның өйләренә барып кечкенә генә спектакль сыман тамашалар күрсәтәбез, — ди социаль педагог Ләйлә Нуриәхмәтова. — Моңа балалар шулкадәр шатлана! Мондый тамашалар аларга шатлык кына өстәп калмый, яшәү рухын да арттыра. Чөнки алар театрларга йөри алмый, ә монда курчаклар өйгә килә!
Ишегалдындагы зур бер урынны читлек белән әйләндереп алганнар, эчтә инде шактый үскән чебиләр җим чүпли. Балаларның тәрбияче апалары белән үзләре карап үстергән хезмәте икән. Чебиләрне “Безнең нәни дусларыбыз” проекты белән җиңеп чыкканнан соң булдырганнар. “Язын бакчага керамик сыннардан (анда тавык, чеби сыннары да бар) мәйданчык ясап куйдык, балалар үзләре дә булышты. Шул чакта кайберләренең тере тавык күргәне булмавы да ачыкланды. Менә шушы почмакны булдырырга уйладык. Ашатырга, җыештырырга булышу, чеби-ләрнең үсүен күзәтү балаларга әйтеп бетергесез шатлык бирә. Бу балалар күңелендә кош–кортка, хайваннарга мәхәббәт тәрбияләү өчен эшләнде”, — ди үзәк директоры Наилә Сәмиева. Киләсе елга куяннар үрчетү ниятләре дә бар икән.
Тәкъдиреңә язылганны күрми хәлең юк. Әмма янәшәңдә шундый мәрхәмәтле, күңел халәтеңне аңларга тырышучылар барында авырлыклар да җиңелрәк кичерелә, иң мөһиме — рухи көч барлыкка килә.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 апрель
2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз