Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Ганиуллиналар бер сәхнәдә
2014 елның 22 августы, җомга
Ганиуллиналар бер сәхнәдә
Дистә еллар элек Шушмабашта бер гаилә яшәде. Биш бертуган кыз һәм әниләре икешәр сәгатьлек концерт куярга сәләтле иде. Аларның концертын авыл тамашачыларыннан тыш, арчалыларга да бер генә карау насыйп булмады. Иде дип әйтүем үткән заманга ишарәләвем. Алар бүген дә исән–сау, шөкер, бар куәтләренә иҗат итә.
Хәзер аларны мәркәзебез сәхнәләрендә, телеэкраннарда күреп, радиотапшырулардан тыңлап сөе-нәбез. Чөнки алар — безнеке! Арча җиреннән канат чыгарып киң җиһанның сәхнә киңлекләренә очкан кошлар. Кызларының сәләтен үстерү өчен ялгыз канат булса да, бар тырышлыгын куйган даими хәбәрчебез Зөлфия Ганиуллина да, кызлар педагогика көллиятен, мәктәпне тәмамлап сәнгать казаны Казанга китеп баргач, аларга терәк булырга дип башкалага күчеп китте. Әмма районыбыз белән элемтәсен өзми, туганнарының, дусларының хәлен белергә вакыт табарга тырыша. Шушмабаштагы йорты да көтеп тора Зөлфия апаны.
Мамадыш төбәгендә дөньяга килгән кызларга әдәбият, сәнгатьнең бишеге булган Арча җиренең шифалы суын эчү булышмый калмагандыр, әлбәттә. Әнә, Рәфинә дә, “Арча җирендә үсүебез белән горурланабыз, — ди. — Арча төбәгеннән чыккан күренекле шәхесләр исемлегендә исемнәребез булу безнең өчен зур бәхет. Сәхнәгә чыкканда һәрвакыт үз районымның йөзенә кызыллык китермәскә тырышам”. Тәүге чирканчык алган җир күңел түрендә матур истәлекләре белән яши.
4 сентябрьдә биш бертуган кыз балачак, үсмер еллар эзен саклаган район Мәдәният йорты сәхнәсенә кабат аяк басачак. Аларның әле һәммәсе бергә җыелып гаилә концертын тамашачыга тәкъдим ит-кәне булмаган. Тәүге башлангычны үзләренә газиз, әниләренең кендек каны тамган Арча җире фатыйхасы белән башлап, республика һәм Башкортстан районнары буйлап дәвам ит-мәкче булалар. “Сценарийның авторлары Илфак Шиһапов белән Шәмсия Җиһангирова, димәк, урындыктан егылып төшәрлек юмор да, үзәкне өзә торган лирика да булачак”, — ди продюсерлары.
Кызлы йорт. Концертның асылы да нәкъ менә кызлар яшәгән йортның яшәешен, балаларын ялгыз үстергән ананың авырлыклар алдында баш имәвенә нигезләнгән.
—Программа асылында гаиләбез язмышы ята, — ди эстрадада үз тамашачысын тапкан өлкән кыз Рәфинә Ганиуллина. — Әти исән булса да, әни 20 ел буе безне ялгызы үстерде. Концертыбызның максаты — тормыш дулкыннарын ярып, авырлыклар алдында тез чүкмичә яшәгән татар хатынына мәдхия, караңгылыктан чыгу юлы бар дигән идеяне ачып бирү. Әниебез безнең янда сәхнәдә булачак.
Әниләренең тырышлыгы күз алдында — кызларның сәхнәдә һәрберсенең үз урыны бар: Рәфинәсе —җырчы, Резедәсе— җырлый да, бии дә (аның еланнар белән биюен “тәлинкәләр” аша бөтен дөнья күрә хәзер), Люциясе, Гөлсуы— биюче, Илсөя-се эстрадада Аиша буларак танылды, үзенчәлекле җырлар башкаручы кызның да хәзер үз тамашачысы. Күптән түгел Зөлфия апа өчен тагын бер куанычлы вакыйга булды — Рәфинәсе музыкант, Башкортстан егете белән гаилә корып җибәрде. 4 сентябрьдә Арча халкы аны да күрә алачак.
Якташларыбыз тарафыннан яуланган уңышлар әледән–әле ишетелеп, куандырып тора. “Син кайсы яктан?” — дип сораучыларга алар да “Арчадан!” — дип горурланып җавап бирә. Республика буйлап таралган якташларыбыз хезмәтләре белән район данын еракларга таратып яшәсә, без аларны биредә һәрвакыт күрсәтерлек матур эш–гамәлләребез белән каршы алырга язсын.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз