Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бәхет сере
2014 елның 22 августы, җомга
Бәхет сере
Арчада яшәүче Гүзәл һәм Рөстәм Фәйзрахмановлар гаиләсе 27 август көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның җәмәгате Гөлсинә ханым белән очрашуга барачак.
Мәхәббәт дигән тылсымлы сер 15 ел элек аларның чәчләрен чәчкә бәйли дә, бәхет тулы гаиләгә нигез сала. Бәхетле гаиләнең олы куанычлары булып өч ир бала үсеп килә. Рөстәмнең аларга үзенчә мәхәббәте: “Азаматым — күңелем, Тимерханым — йөрәгем, Рамзаным — тәмлем”,— дип сөя ул нәсел дәвамчыларын.
Фәйзрахмановлар гаиләсендә әти дәрәҗәсе мөһим урын тота. Әти сүзе — балалар өчен закон. Ир балаларны тәрбияләүнең иң яхшы ысулы. Үзе үскән йорт-тагы яшәешне күреп, Гүзәл бу хакыйкатьне балачактан күңеленә сеңдерә. Шуңа улларының һәр адымын үзенчә бәяләсә дә, соңгы сүзен әтиләренә калдыра: “Әтиегезгә ошар микән?” Малайлар, әлбәттә, әтиләрен ачуландырмас өчен тәртипле булырга тырыша да, ләкин һәрвакыт килеп чыкмый. Таңнан төнгә кадәр эшләүче әтинең кайтуын зарыгып көтеп ала малайлар. Ә арып кайткан әтинең кәефен кыру егетләргә килешә торган эш түгел. Әтиләре болай да алар өчен вакыт табып яннарында булырга, назларга да, тиргәргә дә, эшкә өйрәтергә дә тырыша.
Гаилә башлыгы Рөстәм Казанда эшли, күпкатлы йортларга автоном ягу казаннары кую буенча оешма җитәкчесе. Төп эше өстенә хәйриячелек белән шөгыльләнергә дә җай таба. Гаилә учагының җылысын саклаучы, улларына әни назының бар кадерен биреп яшәүче Гүзәл ханым Арчаның 1нче мәктәбендә укучыларга белем серләрен чишә.
Аларның тәүге тапкыр очрашып танышуларына Казан дәүләт педагогика университетының диварлары шаһит. Тиздән дипломлы белгеч булам, дип диплом яклау көннәрен санап көткән Рөстәм беренче курста укучы Гүзәлне университет коридорында күреп ала да, күңеленең түр почмагына салып куя. Күңелендә кинәт бер уй бөреләнә егетнең: әллә гашыйк булдым инде, бу кыз минеке булмагае. Ә уйлар әкренләп бөреләнә башласамы?! Тиздән чынбарлыкка әвереләсен көт тә тор! Берникадәр вакыттан дөньяга яңа гаилә туа. Һәм ул гаилә тарихы якыннары, дуслары күз алдында әкренләп тулылана бара, үзләренә генә хас бәхет дигән сихри сукмак салына.
Гүзәл балаларында әти-ләренә карата ихтирам тәрбияләсә, Рөстәм кечкенәдән улларына “Ир кеше хатын–кызны хөрмәт итәргә тиеш. Әниегез безнең йортның алиһәсе”, — дигән фикерне сеңдереп үстерә. Гаилә бәхетенең сере нәкъ менә шундадыр да. “Йортыбыздагы уңайлылык, тынычлык өчен мин хатыныма рәхмәтле”, — ди Рөстәм.
Бәхет баскычларын һәр гаилә үзенчә төзи. Рөстәм өчен бәхетле булып яшәргә әти–әнисенең исән–сау булуы, шатлык–борчуларны бүлешүче якын дусты, яраткан хатыны Гүзәлнең янәшәсеннән баруы, Аллаһы Тәгалә биргән иң зур байлыгы — өч улының әти дип гел янында мәш килеп йөрүләре һәм якыннарының сәламәтлеге мөһим. “Бәхетле булуның сере — мәхәббәттә”, — ди Гүзәл. Шушы тылсымлы бер сүз артында никадәр мәгънә ята. Моңа бар тормыш: ирешелгән уңышлар да, ике як әти–әнигә карата хөрмәт тә, аларның тормыш рәвешен үрнәк итеп алу да, нәселдәшләр, кардәшләр белән туганлык җепләрен өзми тату булып гомер итү дә, эшләп тапкан малга шөкер кылып яши белү дә һ.б. сыя. Шушы илаһи мәгънәгә ия сүз генә санап кителгән-нәрнең барысын да авырсынмыйча башкарырга сәләтле.
Президент белән очрашуны алар дулкынланып көтә. Ил җитәкчесенә, район башлыгына күңелләрендә бары тик хөрмәт хисе генә. “Кайларда гына йөрсәм дә (кайчак республикадан читкә дә чыгып китәргә туры килә), Арчабызны сагынып кайтам, чөнки аннан да гүзәл җир дөньяда юк, — ди Рөстәм Фәйзрахманов. — Халыкның яшәү шартларын гел уңай якка алып баруы өчен Президентыбызны хөрмәт итәм. Республика өчен кайгыртып эшләүче шундый Президентыбыз булуы татар халкы өчен горурлык”.
Гомер үтәр, Фәйзрахмановларның да гаилә тарихын яшьлек елларындагы сагынып сөйләрлек истәлекләр баетыр. Ул истәлекләрне аларга бәхетле булып, оныклары гына түгел, оныкчыклары белән дә уртаклашып яшәргә язсын!
Розалия САФИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 апрель
2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз