Взносларын түләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы

2014 елның 22 августы, җомга
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсендә иминиятләү взносларын түләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аны идарә җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова алып барды. Утырышта прокуратура, суд приставлары хезмәте вәкилләре катнашты. Пенсия фондына бирәчәге булган 9 предприятие, нигездә, алар Арча сәүдә идарәсе филиаллары, җитәкчеләре чакырылган иде. Җитәкчеләр белән җитди сөйләшенде һәм аларга иминиятләү взносларын вакытында түләү бурычы куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International