Арча муниципаль район башлыгы карары белән Ф.М.Абдуллин 2014 елның 1 августыннан район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе итеп билгеләнде

2014 елның 22 августы, җомга
Арча муниципаль район башлыгы карары белән Ф.М.Абдуллин 2014 елның 1 августыннан район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе итеп билгеләнде.
2008 елның 25 декабрендәге 273–ФЗ номерлы “Коррупциягә каршы тору турында”гы Федераль Закон, Татарстан Республикасының 2006 елның 4 маендагы 34–ЗРТ номерлы “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында”гы Закон нигезендә һәм 2011 елның 26 декабрендәге 95нче номерлы Арча район Советы карары белән 2012–2014 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Коррупциягә каршы комплекслы программаны тормышка ашыру максатыннан, дәүләт власте органнарында, җирле үзидарәләрдәге вазифаи затларның коррупцияләнгән булуы турындагы барлык билгеле фактлар һәм Арча муниципаль районында коррупция белән бәйле хокук бозулар турында (884366) 3–13–23 номеры буенча хәбәр итә аласыз.
Шулай ук Арча район Советы бинасы фойесында “Ышаныч тартмасы” бар. Анда коррупция фактлары турындагы мәгълүматларны калдырырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International