Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Проблема хәл ителә бара
2014 елның 22 августы, җомга
Проблема хәл ителә бара
Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге Федераль Закон нигезендә 2013–2014 елларга күп фатирлы йортларда электр энергиясен саклау, аз сарыф итү максатыннан махсус программа эшләгән иде. Шул программа кысаларында районда билгеле бер күләмдә эш алып барыла.
2013 ел башыннан “Энергосервис” ширкәте бригадалары әлеге программа нигезендә подъездларга светодиодлы яктырткычларны урнаштыру эшенә ныклап торып кереште. Алар 220 вольтлы көчәнештәге электр челтәреннән ут алучы гади лампочкаларны 12–36 вольтлы электр энергиясе белән дә эшли ала торган светодиодлы лампаларга алмаштырды. Энергетиклар бу лампаларны үз цехларында җитештерә. Бүген инде “Энергосервис” ширкәте җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев:
— Узган ел ук күп фатирлы йорт подъездларындагы гади лампочкаларны светодиодлы яктырткычларга алмаштырып бетердек, — дип сөйли. — Тузган чыбыкларны, җиһазларны яңарту эше дәвам итә.
“Идарәче компания” ширкәте җи-тәкчесе Фәрит Зәйнуллин фикер-ләре белән дә кызыксындык.
— Хәзер электр энергиясенә түләү буенча тавыш чыкканы юк, – ди ул.
—Уңай якка үзгәрешләр байтак, — дип сөйли “Энергосбыт” предприятиесе Идел буе бүлекчәсенең Арча производство идарәсе җитәкчесе Алия Вәлиева. — Күп фатирлы йортларның уртак файдалану урыннарында, нигездә, светодиодлы яктырткычлар яна. Бу лампаларның өстенлеге шунда – аларда электр энергиясе гади лампочкалардагы кебек җылылыкка китми, ә, бәлки, тулысы белән яктылык бүлеп чыгаруга тотыла. Алар гади лампочкаларга караганда электр энергиясен 50–70 процентка азрак тота һәм озак хезмәт итә.
Банк урамындагы күп фатирлы 18нче йортта яшәүче Айрат Шәйхетдинов белән сөйләшәбез.
—Уртак файдалану урыннарына светодиодлы яктырткычларны урнаштыргач, электрга түләү күпкә кимеде, — ди ул. — Дөрес, һәр айның 25ендә “Идарәче компания” ширкәте белгечләренең исәпләү приборындагы күрсәткечләрне язып алуы да файдага булды. Ут урлау бетте. Элек айга 200–300 сум түләсәк, хәзер — 10 сумлап чыга. Киләчәктә светодиодлы лампаларны хәрәкәт буенча яна–сүнә торган итеп тә көйләячәкләр.
— Себер тракты урамындагы ике катлы 1 “В” йортына күчкәнгә берничә ел гына әле, — дип сөйли Мәдинә Мин-һаҗева. — Подъезддагы утка шундый күп түли идек, хәтта 1500 сумга җыела иде. Бу нинди тамаша, дип “Энергосбыт” юлын таптый башладым. Алар белән киңәшеп, йортта яшәүчеләр белән берләшеп, “Энергосервис” егетләренә электр чыбыкларын, исәпләү приборларын яңага алмаштырттык, һәр фатирның исәпләү приборы подъездда бик астына куелды. Хәзер теләсә ничек ут урлаулар, энергия югалулар бетте. Җәй айларында подъезд утына түләүләр 10 сумлап кына чыга.
Фатир хуҗаларының электр энергиясенә сакчыл карашы да кирәк. Әнә, Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы 7 йортта яшәүче Нуридә Миңнуллина:
— Төнгә каршы подъезддагы утларны, урамда багана башындагы лампочкаларны сүндереп чыгам, — ди.
Күп фатирлы йортларның уртак файдалану урыннарында сарыф ителгән электр энергиясенә түләү проблемасын светодиодлы лампалар урнаштырып, тузган чыбыкларны, җиһазларны алмаштырып, һәр ай саен исәпләү приборларындагы күрсәткечләрне язып алып хәл итә баралар. Тик менә кайбер фатир эчендәге электр энергиясен исәпләү приборларын подъездга чыгару проблемасы әле һаман да хәл ителеп бетмәгән. Ул эшкә тоткарлык ясый.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз