Машина откан китапханәче

2014 елның 22 августы, җомга
Машина откан китапханәче
Яңа Кишет китапханәчесе Надия Йосыпова “Башваткыч”та машина откан, дигән хәбәр районга көне–сәгате белән таралды. Мин ул тапшыруны карадым. Надия, һәрвакыттагыча, тыйнак кына елмая... Бу елмаюда бар да бар: эчкерсезлек, самимилек, йомшаклык һәм шул ук вакытта тәвәккәллек, төгәллек, үҗәтлек һәм кыюлык та. Ә бит башта шүрләп калган булган: Казан һәм Түбән Кама шәһәрләре китапханәчеләре белән ярышулары, ай-һай...
Менә бит, шәһәр хезмәттәш-ләрен уздырды! Уенда җиңү генә түгел бу. Эшеңне яратып, 27 ел буе авыл халкына мәдәни хезмәт күрсәтү җимеше. Узган ел республикада оештырылган “Иң яхшы китапханә” бәйгесендә 100 мең сумлык грант отуы да Надия ханымның хезмәт нәтиҗәсе. Ә бәйгедә хезмәтеңне күрсәтә белергә кирәк. Юк, бу сәхнәдә уен уйнау яки язмача хисап тоту гына түгел, Надия ханым үзе сценариен язып, мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп белән бергәләп оештырган чараларны видеога төшереп бара. Бу башкарган эшне күрсәтү өчен чын дәлил.
Яңа Кишет китапханәсе заманча техника белән җиһазландырылган. Грант акчасына Надия ханым ноутбук, планшет, проектор, экран, ксерокс, принтер алган. Бар да китапханәче һәм авыл халкы бәхетенә. Авыл мәдәният йортында зур экраннан сюжетлар күрсәтүдән алган тәэсирләрне берни белән дә чагыштырып булмый. Надия ханым авыл халкының гаилә ар-хивларында сакланган фотосүрәтләрне, “Безгә сезнең гомернең һәр бөртеге бер дөнья” дип язып, альбомга туплый. Авыл халкы, фотосүрәтләрне экраннан күргәч, “аһ!” итә. Экраннан таныш йөзләрне, үзләрен табарга тырышалар. Сугыш чоры фотоларына кадәр бар. “1945 ел. Колхоз рәисе бригадирга байрак тапшыра”. “1945 ел. Колхозчыларның аш вакыты”. “1946 ел. Сабантуй”. “1956 ел. Кибет баскыч төбенә авылдашлар җыелып утырган”. “1963 ел. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр”. Авыл халкын моңга, сагышка салучы, елата, көлдерә торган тарихи мизгелләр. Китапханәче кеше күңеленең иң нечкә кылларына кагыла белергә тиеш тә. Шуның өчен дә алар күңелләрне сафландыручы, каты бәгырьләрне йомшартучы.
Надия ханым ветеран укытучыларның өйләрендә була, аларны сөйләтеп, видеога төшерә. Авыл тарихы өчен менә дигән материал. Китапханәчене тынгысыз йөрәге йөртә.
—Бер чарадан туктыйм, икенчесенә тотынам, — ди ул. Ноябрьдә 45 яшь туласы. Әле дә кызлар кебек. Тынгысыз, хәрәкәтчән, күңеле изгелектә булганга шундый ул. Шигырьләрен туплаган альбомын да “Изгелекләр эзләп барышым” дип исемләгән. Яшь әни дә әле ул. Өченче баласына — 5 кенә яшь. Бар эшне тормыш иптәше Рамил белән киңәшләшеп эшлиләр. Ул каршы төшсә, Надия ханым яраткан хезмәтен бөтен күңелен биреп, чын йөрәктән башкара да алмас иде. Бөтен хикмәт тә шунда, чын йөрәктән. Кеше белән эшләргә ярата ул. Аларның тормышын азга гына булса да китап дөньясы, төрле чаралар аша кызыклырак, ямьлерәк итү өчен тырыша.
Авыл халкы Зифа Кадыйрова китапларын яратып укый. Эх, ничек кенә язучыны кунакка чакырырга, дип хыяллана башлый ул. Һәм хыялын тормышка ашыра да. Авыл халкы өчен яраткан язучылары белән очрашу үзе бер кызыклы, истәлекле көн була.
Мәдәният елы уңаеннан мәдәният өлкәсендә эшләгән авылдашларны да җыя алар. Менә әле июльдә авыл бәйрәме үткәргәннәр. Быелгысында уңган аш–су осталары хөрмәтләнгән.
Китаплар дөньясында, авыл тормышында кайнаган Надия ханым шигырь дә яза, җырлый да. Кулыма шигырьләре тупланган альбомны алам.
Китмәдем, калдым мин монда,
Дәшсә дә гүзәл шәһәр.
Туган жирне ташлап китсәң,
Авылда кемнәр яшәр?
... Әйе, Надияләрсез авыллар ятим булыр иде.
Румия САТТАРОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International