Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бәхетле гаиләдә
2014 елның 22 августы, җомга
Бәхетле гаиләдә
Яңа Кенәрдә яшәүче Гөлзәйнәп апа белән Тәлгать абый Шәриповлар үзләрен иң бәхетле кешеләр дип саный. Моңа аларның тулы хаклары бар. Тәлгать абыйга бүген 92 яшь тулды, Гөлзәйнәп апага киләсе елда туксан яшь тулачак. Шул елларның 67сен алар бергә уздырган, дүрт балалары, 13 онык һәм оныкчыклары — бүгенге көндә иң зур куанычлары.
— Без 1947 елда туй үткәреп, бергә яши башладык, — ди Гөлзәйнәп апа. — 1951 елда авыл Советына паспорт алыштырырга дип килгән идем. Секретарь: “Абау, сез язылышмаган ич!” — ди. Шуннан язып куйды инде.
Эш кайчан язылышуда мени! Аларның тормыш юллары турында бер матур китап язарлык.
Тәлгать абый 1922 елда Зирекле (хәзер инде ул юк, Түбән Оры авылы тирәсендә булган) авылында туган. Белемгә омтылыш аны Морки педучилищесына алып килә. 1942 елда тәмамлый.
— 20–25ләп егетне иртә яздан имтихан бирдереп фронтка алдылар, — дип сөйли ул.
Көнбатыш фронтта атлы разведка ротасында хезмәт итә. Чигенү авырлыкларын кичерергә туры килә. Кавказ фронтында да сугыша, Кече җир өчен барган канкоешта катнаша.
—Җиңүне Одер елгасы буенда каршыладык, — дип хатирәләрен яңарта. — Зур күперне саклый идек.
Авыр яраланса да, исән–имин орден һәм медальләр тагып кайту насыйп була аңа.
Тыныч тормышта да намус белән хезмәт итә. Кызыл Яр, Иске Ашыт мәктәпләрендә директор, Яңа Кенәр урта мәктәбендә хәрби хәзерлек дәресләре укыта.
Гөлзәйнәп апа да гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. 1943 елда Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлаган 18 яшьлек кызны Пөшәңгәргә укытучы итеп җибәрәләр. Аннан соң Носыда 7 ел татар теле һәм әдәбиятын укыта. 1945 елда педагогика институтына укырга керә, аны уңышлы тәмамлый. Мари Илендә дә укыта әле ул, соңга таба аның педагогик эшчәнлеге Яңа Кенәр интернат мәктәбе белән бәйле.
— Сугыш һәм аннан соңгы елларда бик авыр булды, — ди ветеран. — Өйләр суык, балалар ач, ялангач. Аларга кием җыябыз, оекбашлар бәйлибез, мәктәптә берәр бәрәңге пешереп өләшәбез. Шундый кыен елларда да мәктәпләрдә уку тукталмады.
— Әле дә укучыларым хәлне белеп тора, — дип дәвам итә ул. — Анысына да бик куанам.
Кызлары Рулә Мари Иленең атказанган табибы. Тагын ике оныклары медицина өлкәсен сайлаган. Рудия Яңа Кенәрдә яши, Радик Себердә очучы, Раидә Яңа Кенәрдә кибет мөдире. Радик гаиләсе белән төп йорт-та яши, вахта ысулы белән барып–кайтып йөри.
— Бик кадердә яшибез, — диләр хөрмәтле ветераннарыбыз.
Әле шушы йортта Тәлгать абыйның әнисе Галия апа да 98 яшькә кадәр яшәп дөнья куйган. Бертуган сеңлесе дә 20 ел шушында яшәп, бакый дөньяга күчкән. Барын да сыендырган, хөрмәт итә торган, киң күңелле кешеләр яши торган йорт бу.
—Районда үрнәк, матур гаиләләр күп, — диде муниципаль район башлыгы Алмас Назиров Тәлгать абый белән Гөлзәйнәп апага Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырып. — Шулар арасында сез аерылып торасыз, озак еллар бер–берегезгә таяныч, яшьләргә үрнәк булып гомер итәсез. Балаларыгыз, оныкларыгыз янәшәгездә булу үзе зур бәхет. Шулай матур, тигез гомер итәргә язсын. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә!
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз