22 августта Арча шәһәре гражданнары җыены булды

2014 елның 27 августы, чәршәмбе
22 августта Арча шәһәре гражданнары җыены булды. Аны шәһәр башкарма комитеты җитәк-чесе Рафил Исмәгыйлев ачты һәм алып барды.
Җыенда муниципаль район башлыгы Алмас Назиров чыгыш ясады. Ул районда башкарыла торган эшләр, игеннәрне урып–җыюның барышы, алда торган бурычлар турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бер мандатлы округ буенча депутатлыкка кандидат Ринат Закиров республикада булган программаларның Арча җирлегендә дә уңышлы үтәлүен әйтте, киләчәккә планнары белән таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International