Кечкенә дә, төш кенә

2014 елның 27 августы, чәршәмбе
Кечкенә дә, төш кенә
Икътисад нигезен кече һәм урта бизнес тәшкил иткәндә генә илдә социаль тотрыклылык һәм даими үсеш булачагын җитәкчеләр дә яхшы аңлый. Чөнки җитештерү нәтиҗәсе белән шәхси кызыксыну булганда, үземнеке дип эшләгәндә генә алгарыш күзәтелә.
22 августта Түбән Мәтәскәдә хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлеге башлыклары катнашында Сабировларның гаилә фермасында узган семинарда моңа тагын бер кат инандык. Бу очракта идеаль тәртип дип әйтү мондагы халәтне тулысынча чагылдыра. Терлек торагын бу дәрәҗәгә китерү өчен нәкъ менә шәхси кызыксыну кирәктер.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назировның һәр авылда гаилә фермалары булдыру бурычы куюы да шушы максатны күздә тота. Бу турыда үз чыгышында район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов та экранга чыгарылган саннарга нигезләнеп, дәлилләр китереп сөйләде. Районда фермер хуҗалыкларының, гаилә фермаларының саны елдан–ел арта. Шуңа карамастан, 21 хуҗалыкны, 3 авыл җирлеген берләш-тергән “Мәрҗани” хуҗалыгы территориясендә бер генә гаилә фермасы да оештырылмавы гаҗәп. Андый авыллар әле шактый. Югыйсә, таблицадагы саннардан күренгәнчә, хөкүмәтебез авылда шәхси хуҗалыкларга һәм фермерларга һәрьяклап ярдәм итәргә әзер. Әйтик, 2006 елдан башлап кредитларны түләү өчен бирелгән судсидияләр дә 133 млн. сум тәшкил иткән. Кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсүе, аның нәтиҗәлелеге югары булуын бер гектар авыл хуҗалыгы җирләренә җитештерелгән продукция күләме дә раслый. Бер генә мисал, беренче яртыеллыкта зур хуҗалыкларда уртача бер гектарга 215 килограмм сөт җитештерсәләр, 9 крестьян–фермер хуҗалыгында бу сан 437дән 4464 килограммга кадәр җитә. Ит җитештерүдә дә шул ук хәл күзәтелә.
Гаилә фермасы ирешкән уңышлар, аның юллары турында Айдар Сабиров чыгышы да бик эчтәлекле булды. Башка гаилә фермаларының эш нәтиҗәләре дә семинарда катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
Айдар Минсабирович тагын бер шатлыклы хәбәр җиткерде, республикада авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа программалар тормышка ашырыла башлады, терлек тораклары, силос һәм сенаж чокырлары төзелеше өчен дә бюджет акчалары биреләчәк. Бу программалар киләсе елда да дәвам итә.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина игътибарны авылларның, андагы социаль объектларның төзеклеге, кышкы ягулык сезонына, яңа уку елына әзерлеге, хуҗасыз йортлар, сәүдә мәсьәләләренә юнәл-дерде. Любовь Михайловна җирлек башлыклары алдына шәхси эшмәкәрлекне үстерү, моның өчен дәүләт тарафыннан бирелгән ярдәмне киңрәк файдалану, халыкка бу турыда тулырак мәгълүмат җиткерү бурычы куйды.
Семинарда катнашучылар Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә ныклап төзекләндерү нәтиҗәсе белән дә таныштылар.
Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International