Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
“Мәхәббәт утында янган йөрәкләр”
2014 елның 27 августы, чәршәмбе
Мәхәббәт утында янган йөрәкләр
Узган атнада районыбызның үрнәк гаиләләре бер сәхнәгә җыелып, үзләренең мәхәббәт тарихын, бәхетле гаилә серләрен башкаларга да бәян итте.
Өлкән буын гаиләләре бүгенге замандагыча ак ефәк күлмәкләр белән кәттә машиналарда кыз төшерү, затлы рестораннарда туй мәҗлесе уздыру белән башланмаса да, киленнәр “төшкән җирләрендә таш булып”, ир белән хатын бер–берсен хөрмәт итеп, яратып, кадерләп гомер итә, үзләренең тату гаилә үрнәгендә балаларын, оныкларын, тирә–юньдәге яшь буынны тәрбияли.
Мендельсон маршы астында сәхнәгә үрнәк гаиләләр күтәрелә. Иске Кырлайдан Ханна һәм Минсабир Әкбәровлар 1949 елның мартында кавыша. Берничә айдан Минсабир абый армиягә алына. Ул кайтканда хатыны белән өч яшьлек улы да каршы ала. Сабырлыклар белән сыналган гаилә, 6 балага гомер биреп, 65 ел пар канат булып гомер итә.
Югары Курсадан Мөкәр-рәмә апа белән Рәфхат абыйның гаилә коруларына октябрьдә 61 ел тула. 12 бала үстерү мәшәкате алар өчен янәшә атлаганга авыр тоелмый. Бүген әнә шул балаларының, оныкларының кадерлесе булып гомер кичерә Галиәхмәтовлар.
Ишнаратта яшәүче Кави абый белән Роза апа 1960 елның декабрендә кавыша. Бүгенге көндә инде үзләре үрнәк тормышлы балалары Әсәтовларның горурлыгы.
Субаш Атыда гына түгел, якын–тирәдә күпләр тарафыннан ихтирам казанган Фоадия белән Әмин Әхмәдуллиннар да узган ел балалары, якыннары белән бергәләп алтын туйларын билгеләп үткән.
Халыкта “Изге хатын кыз таба”, дигән әйтем бар. 1963 елның октябрендә Илсур атлы егет белән гаилә корып, 6 кыз балага гомер биргән Наҗия апага да кагыла бу сүзләр. Бүгенге көндә Маликовлар Түбән Атыда гомер кичә.
Үзбәкстан егете Мәхмүт белән Башкортстан кызы Фәнирә Мәхмүт абыйның туган ягында гаилә кора. Язмыш юллары аларны Урта Бирәзәгә алып кайта. 6 бала үстереп, һәммәсенә югары белем биреп, олы тормыш юлына очырган гаилә быел алтын туен бәйрәм иткән.
Руза белән Раиф Әхмәтшиннарның гаиләсе дә туган якларыннан читтә — Казахстан җирендә туа. Өч балалары да шунда дөньяга килә. Әмма җирсү хисе гаиләне Яңа Кишеткә алып кайта.
1967 елның август ае. Кәчедә яшәүче Канифә белән Фиргать Хәйруллиннар өчен ул кавыштырган ай буларак кадерле. Алар өч бала тәрбияләп үстерә.
Шатлыгын да, кайгысын да күтәрергә Фәрхәт абыйның янәшәсендә Мәрьяме бар. Менә 45 ел бергә инде Зыятовлар. Ике улларына бәһасез тәрбия биреп, олы тормыш юлына озатканнар.
1973 елның августы Эльмира һәм Газиз Маликовлар өчен кавышкан айлары буларак кадерле булса, быел Иске Чүриледән Наилә һәм Мансур Галиевларның, Иске Мудан Галия һәм Рифкать Хисаметдиновларның гаилә коруларына шушы айда 30 ел тулган. Һәр гаиләнең олы куанычлары — ата–ананы олылап яшәүче балалары.
Хәсәншәехтан Рәмзия һәм Илһам Закировлар, Арча станциясеннән Гөлира һәм Фидаил Шәяхмәтовлар гаиләсе 1988 елда туа. Закировлар гаиләсе теплицаларында үскән кыярлары белән район халкын кыштан тәэмин итүчеләр, 4 бала тәрбияләп үстерергә дә өлгерәләр. Ә Шәяхмәтовлар аерым игътибарга лаек: үзләренең ике баласы балигъ булгач, олы йөрәкләре Камил белән Камиләне тәрбиягә алырга карар кылган. Бу балалар хәзер гаиләнең үз кешеләре, өлкәннәрнең назын, күңел җылысын тоеп үсә.
Янәшә–тирәдәге күркәм, нык гаиләләр үрнәгендә 3 бала үстерүче Югары Пошалымнан Лилия һәм Фәнис Саттаровлар киләсе елга гаиләләренең 20 еллыгын билгеләп үтәчәк.
Һәр гаилә үзенчә бәхетле. Әмма һәр бәхетнең асылында мәхәббәт, хөрмәт, тугрылык, сабырлык. Гаилә бәхетен аларның һәрберсе намуслы тырыш хезмәт нәтиҗәсендә булуын да искәртә. Чөнки гаилә әгъзаларының һәрберсе хөрмәткә лаек хезмәт кешесе: игенчеләр, терлекчеләр, җитәкче урыннарда эшләүче, шәфкать туташы, укытучы, авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хезмәт ветераннары һ.б.
—Сез безгә тормыш мәктәбе, яшәү үрнәге бирүчеләр, җәмгыятебезнең ныклыгы. Безгә мондый очрашулар бик кирәк, — диде үрнәк гаиләләрне котлап, алар белән бәйрәм итүче район башлыгы Алмас Назиров. —Районыбызның уңышларга, яхшы күрсәт-кечләргә ирешүендә сезнең һәм сезнең кебек үрнәк гаиләләрнең өлеше зур. Ватаныбызга үзегездәй күркәм алмаш әзерләгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Бер–берегезгә кирәк, терәк булып гомер итегез.
Күпләрнең күңелен үткәндәге якты хатирәләренә кайтарып, яшьлек иленә, йолдызлы, айлы кичләргә, беренче кавышкан вакытларына, тәүге баланы кулга алып сөйгән көннәргә кайтарды бу җырлы–моңлы кичә. Чакырылган кунаклар гына түгел, тамашачы да оештыручыларга һәм алып баручыларга: җитәкчеләргә, мәдәният, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәтле иде.
Матур башлангычның киләчәге дәвамлы булыр. Киләсе елларда мондый кичәләр безне районның ихтирамга лаек гаиләләре белән таныштырыр әле.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз