Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бала ныклы белем һәм тәрбия алсын
2014 елның 27 августы, чәршәмбе
Бала ныклы белем һәм тәрбия алсын
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров быел да яңа уку елы алдыннан мәктәпләрнең әзерлеген карап, укытучылар коллективының хезмәтенә бәя бирде, үзләре белән очрашып сөйләште. Шулай ук урыннарда урып–җыю эшләренең барышы белән кызыксынды, өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга ташламалы бәяләрдә саву аппаратлары алу өчен сертификатлар тапшырды.
Район башлыгы 25 августта ундүрт мәктәптә булды. Иң беренче тукталыш — Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә. Быелгы җәй бу уку йорты коллективы өчен бик мәшәкатьле. Ныклап төзекләндерү эшләреннән алар да читтә кала алмый. Әмма зарланучы юк, хәзер алар заманча шартлар тудырылган бинада эшләя-чәк. Моңа бик шатлар, рәхмәтлеләр.
—Мәктәбегез бик матур була, — диде Алмас Әминович. — Ялт итеп тора, мәшәкатьләргә карамастан, бакчадагы эшләргә дә вакыт тапкансыз. Зур рәхмәт барысы өчен дә!
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Арчада булганда “Бина үзе генә эшләми, аның эчтәлеген кадрлар хәл итә, һәр төзелгән объектның нәтиҗәсе булырга тиеш”,— дигән иде. Алмас Назиров та укытучылар белән очрашканда балаларны әйбәт мәктәпләрдә укытып тирән белем бирү төп максат булуына басым ясады. Бөтен шартлар тудырылган, баланы һәрьяклап үстерү мөмкинлеге булган мәктәпләребез ни өчен буш диярлек торырга тиеш? Кайсы ата-ана үз баласының белемле, тормышка әзер булып үсүен теләми? Дәүләт тә нәкъ менә шуны күздә тотып кечкенә авылларга да асфальт юллар салдыра, балаларны йөртү өчен автобуслар бирә. Берничә бала гына булган мәктәпләрдә ныклы белем алу, спорт белән шөгыльләнү, төрле яклап үсеш алу мөмкинлекләре дә чикле.
Тулы комплектлы мәктәпләрдә бер баланы бер ел укыту дәүләткә 70 мең сум чамасына, ә кечкенә мәктәпләрдә 520 мең сумга төшә.
Иске Кырлай мәктәбендә — 46, Урта Пошалымда нибары 27 бала укый. Төп мәктәпләр булып санала алар. Икесенең дә биналары яңа, спорт заллары яхшы. Урта Пошалым мәктәбе статусын югалту алдында тора, бу турыда укытучылар да, өч Пошалымдагы ата–аналар да уйланырга тиештер.
Казанбаш мәктәбенең бакчасы шәп! Әмма авыл урамнарын әрем, шайтан таяклары баскан. Мәктәп территориясе бер матур утрау кебек. Район башлыгы киләсе елда бу мәктәпнең ныклап төзекләндереләчәген әйтеп сөендерде, укытучыларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, шулай ук балалар санын арттыру турында уйларга киңәш итте.
Лесхоз урта мәктәбендә бер сыйныфта 25әр бала. Әлеге мәктәпкә балалар агылып килә, укытучылар коллективы көчле, укучылар арасында ил күләмендәге олимпиадаларда җиңүчеләр дә бар.
— Яңа уку елына бик әйбәт әзерләнгән-сез!— дип бәя бирде район башлыгы.
Пөшәңгәр мәктәбе һәрвакыттагыча соклану тудыра, тырыш коллективына, булдыклы җитәкчесенә рәхмәттән башка сүз юк.
— Сез әйткән матур теләкләр безгә ел буе эшләргә рух биреп тора, — диде җитәкче Раушан Котдусов район башлыгына.
Носы мәктәбе һәрвакыттагыча үз югарылыгында. Шушмабаш мәктәбе шәп! Ныклап төзекләндерелгәннән соң бинасы үзе чәчәк кебек. Ә чәчәкләр... Урамдагы багана төпләренә кадәр чәчәк эчендә. Ул бакчасы! 3 мең төп кәбестә генә бар икән. Икенче урында Яңа Кенәр мәктәбе — аларда мең ярым. Карбыз, кавын да үстерәләр хәтта. Укучыларның укудагы уңышлары да сокланырлык. Физика буенча Бердәм дәүләт имтиханында районда беренчеләр, химия, биология буенча икенче урында.
— Шундый яхшы мәктәбегез!— район башлыгының бәясе бу.
Ашытбаш урамнары да Казанбашныкына охшаган. Юл буйлары чабылмаган, бакчалардагы ызаннар бик күңелсез булып утыра, чүп үләннәрне бик яраталар булса кирәк бу авылда да.
Ашытбашның мәктәбенә килеп кергәч, үзеңне өйдәге кебек хис итәсең. Идәнгә палас җәелгән, кабинетлар заманча җиһазланган, һәркайда гөлләр. Рәхәтлек бөркелеп тора! Бакчалары матур, орлыклар белән бөтен район мәктәпләрен тәэмин итеп торачаклар икән.
Яңа Кенәр мәктәбе һәрвакыттагыча аерылып тора. Коллективның хезмәт нәтиҗәләре матур, бакчалары бай, менә дигән технология кабинеты бар.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз