Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Премьер–министр Арчада
2014 елның 27 августы, чәршәмбе
Премьер–министр Арчада
Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков 22 августта Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Алмас Назиров каршы алды һәм озатып йөрде.
Мөхтәрәм кунак эш визитын Арчаның 7нче урта мәктәбе белән танышудан башлады. Әлеге уку йорты бинасын узган елдан бирле күрмәгән кеше танымаска да мөмкин. Ныклап төзекләндерелгәннән соң нинди мәһабәт бина барлыкка килгән! Керү юлыннан башлап бар да үзгәргән биредә. Арчаның 2нче урта мәктәбе дә ныклап төзекләндерелгәннән соң Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның югары бәясен алган иде. 7нче мәктәпне Премьер–министр “искиткеч!” дип бәяләде.
— Монда кемнәр эшләде? — дип тә сорады әле.
— “Арча КСМы” ширкәте шундый югарылыкта эшли, — диде Алмас Назиров. — Директоры да менә биредә.
Премьер–министр “Арча КСМы” директоры Рафаэль Муллагалиевка рәхмәт әйтеп кулын кысты.
Директор Альмира Гатауллина мәктәптәге үзгәрешләр белән таныштыра–таныштыра арып беткәндер. Уку кабинетлары, спорт залы, ашханә — бар да заман таләпләре югарылыгында. Укучыларга тырышып уку, укытучыларга тирән белем бирү өчен бөтен шартлар тудырылган.
Премьер–министр шәһәрнең көньяк өлешендә төзелә торган 260 урынлы балалар бакчасын карады. Аннан соң күп функцияле мәдәни–спорт үзәгендә район җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.
— Бүген безнең өчен аеруча истәлекле көн, — диде муниципаль район башлыгы Алмас Назиров үзенең чыгышында. — Районыбызда тулы канлы тормыш бара. —Республика җитәкчеләренә районыбызга җылы карашлары өчен зур рәхмәт. Республикада гамәлдә булган программалар буенча районда башкарылган эшләрне санап бетергесез. Халкыбыз бик тырыш. Без киләчәктә дә күрсәтелгән ышанычны аклау өчен көчебезне кызганмабыз.
— Арчаның яшәү рәвеше, үзенә генә хас яңалыклары бар, — диде Илдар Халиков. —Республика программалары шәһәрләрнең, авылларның йөзен үзгәртте. Менә бу мәһабәт бинаны клуб, күп функцияле үзәк дип әйтү дә аз кебек. Барлык районнарда да төзелә алар. Республика игътисадының көчле булуы төрле тармакларны үстерергә ярдәм итә.
Узган ел республика авыл хуҗалыгына 17 миллиард сум ярдәм күрсәтелде. Татарстан сөт, ит, бәрәңге җитештерү буенча лидерлар арасында. Республикада авыл хуҗалыгын техника белән тәэмин итү, фермалар, силос, сенаж траншеяларын ремонтлау, гаилә фермалары прог-раммалары эшли.
— Мин бүген Арчадагы мәктәпне күреп гаҗәпкә калдым, — диде Премьер–министр. — Күңелле бит! Арчада әйбәт әйберләр бик күп. Афәрин! Быел беренче яртыеллыкта демографик хәлнең уңай якка булуы да әйбәт күренеш. Урып–җыю да быел гади түгел, сездә игеннәр дә соңрак өлгерә. Шулай да сынатмыйсыз.
Илдар Халиков проблемаларның күп булуын әйтеп үтте. Юллар, төзекләндерү, су, урамнарны яктырту һ.б. программаларның 2015 елда да эш-ләячәге турында белдерүе киләчәккә ышанычны тагын да арттыра.
Премьер–министр арчалылар киләчәктә дә уңышлары белән куандырыр, дигән ышаныч белдерде.
Илдар Халиков шәһәр-нең Кызыл Бистә урамындагы яңа йортларны тапшыру тантанасында катнашты.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз