Ничек алданмаска?

2014 елның 29 августы, җомга
Ничек алданмаска?
Мәгълүмати технологияләр үсеше заманында Интернет һәм мобиль элемтә алыштыргысыз чарага әйләнде. Күпләр тормышын алардан башка күз алдына китерә алмый. Чыннан да, оператив рәвештә теләсә нинди мәгълүмат алырга, башка континенттагы кеше белән элемтәгә керергә һәм төрле хезмәтләр өчен — электрон түләүләрме, коммуналь хезмәтләрме, интернет–кибетләрме — акча күчерергә була. Интернеттагы һәр яңалык алдаучыларны да игътибарсыз калдырмый.
Алар ничек акча эшләп булуын карап кына тора. Узган көз урта яшьләрдәге танышымның “Мерседес” оттым дип сөенеп йөргәнен хәтерлим. Декабрь аенда бирәләр дип хыялланып йөрде ул. Телефонына лотереяда автомобиль отуын, аны алыр өчен күрсәтелгән номерга салым түләргә кирәклеген әйтеп SMS–хәбәр килгән. Билгеле инде, ханым берни дә отмады.
Алдауларның яңа төрләре хакында без Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең җинаятьчелекне эзләү бүлекчәсе оперуполномоченные Рамил Газыймов белән сөйләштек.
— Чыннан да, соңгы вакытларда алдаучыларның активлашуы күзәтелә. Алар барысы да гражданнарның тиз ышануы, тормыштан төрле могҗизалар көтүе, нәрсәне дә булса бушка гына алырга теләве нәтиҗәсендә килеп чыга. Узган чорда гына да 20 социаль алдау һәм банк карталарыннан акча урлау очраклары теркәлде. Тик бу төгәл сан түгел, күп кенә гражданнар китерелгән зыянны зур түгел дип санап һәм үзләренең ваемсызлыгыннан оялып, эчке эшләр органнарына мөрәҗәгать итеп тормый.
—Соңгы араларда нинди алдау төрләре еш күзәтелә?
— Алдау очраклары төрле. Мәсәлән, Арча районында яшәү-че С. “Авито” сайтына машина сату турында игълан элә, аңа сатып алучы шалтырата, машинаның ошавын һәм сатып алырга теләвен әйтә. Алар очрашу турында килешәләр. Күпмедер вакыттан соң сатып алучы шалтыратып, юл өчен күрсәтелгән счетка 2200 сум акча күчерүен сорый һәм очрашу вакытында кайтарачагын әйтә. С. аңа ышана, түләү терминалы аша акча күчерә. Шуннан сатып алучы юкка чыга.
Машина сатып алырга теләүченең юлга акчасыз чыгуы уйландырырга тиеш кебек. Моңа бер генә аңлатма бар — алдаучылар бик яхшы психолог һәм кешене ышандыра белә. Онытмагыз: белмәгән кешегә акча күчерергә ярамый. Акча белән бәйле барлык операцияләрне дә күзгә–күз очрашкач башкарырга кирәк. Алдагы очрак банк картасыннан акча урлау белән бәйле. Яңа банк картасы алган вакытта банк хезмәткәре клиент ризалыгы белән “Мобиль банк” хезмәте тоташтыра. Кайберәүләр телефон номерларын еш алыштырып тора. Ә абонент номеры өч ай кулланылмаган очракта кәрәзле элемтә операторы аны башка кешегә тапшыра. Әгәр “Мобиль банк” хезмәте туктатылмаса, ул сезнең номерыгыз белән бергә (шулай ук картагыздагы акчалар да) яңа абонентка күчә. Ул сезнең банк картасындагы акчалар белән идарә итә ала. Мондый очраклар аз түгел. Бу 100–200 сум, шулай ук 6, 10, 20 мең һәм күбрәк тә булырга мөмкин.Банк үзеннән һәртөрле җаваплылыкны төшерә һәм клиент үз счеты белән үзе идарә итәргә тиеш дип аңлата. Абонент номерын алыштырган очракта “Мобиль банк” хезмәтен дә үзе туктатырга тиеш. Банк картасыннан акчаларны урлау очракларын булдырмас өчен банк бүлекчәләрендә тоташтырылган хезмәтләр турында әледән-әле тикшереп торырга кирәк.
— Газета укучыларыбызга нинди киңәшләр бирер идегез?
— Сак булыгыз, әйткәнемчә, алдаучылар бик яхшы психологлар, алар билгеле бер план буенча эш итә, шул ук вакытта һәр кешегә шәхси якын килә. Алдау очраклары булса, эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Вакытында алынган хәбәр хокук саклау органнары хезмәткәрләренә алдаучыларның эзенә тизрәк төшәргә ярдәм итә.
— Мәгълүматыгыз өчен рәхмәт. Ул газета укучыларыбызга файдалы булыр.

PS. Материал әзерләнгән вакытта зур суммага тагын бер алдау очрагы турында мәгълүмат килде. Аның турында газетабызның киләсе саннарында хәбәр итәрбез.
Гөлназ ГЫЙНИАТУЛЛИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International