Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Ул һаман эзләнүдә
2014 елның 29 августы, җомга
Ул һаман эзләнүдә
“Бүгенге көн укытучысы тирән белемле, киң мәгълүматлы булганда гына замана белән янәшә атлый ала”, — ди Рәмлә Нуриева.
Сүзем — Шушмабаш мәктәбенең 2012 елда “Иң яхшы укытучы” грантына ия булган югары квалификацион категорияле физика һәм математика укытучысы хакында. Быел ул, педагогик эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешеп, “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектында җиңү яулады һәм 60 мең сум премия белән бүләкләнде.
Укытучының бәхете, әлбәттә, укучыларының уңышларында. Әмма ул уңышларга ирешү өчен иң элек укучы күңелендә үз фәнеңә карата кызыксыну уяту өчен никадәр көч сарыф итәргә кирәк. Хезмәтенә нык бирелгәннәр генә киртәләрне җиңәргә сәләтле.
— Укучыларым фәнни–практик конференцияләрдә, төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда теләп катнаша. Республика күләмендәге “Яшь программист”, “Эколидер” конкурсларында яулаган уңышларыбыз бар. Укучыларны техник иҗатка тарту максатыннан республикабызның “Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте” оештырган “Яшь уйлап табучы” конкурсында 2 ел рәттән укучыларым призлы урынга лаек булды.
Укучылары турында горурланып сөйли мөгаллимә. Аның тырыш хезмәте нәтиҗәсе бу. Намуслы хезмәте быел тагын да зуррак шатлыгы белән куандырган: физика фәненнән БДИ нәтиҗәләре буенча район күләмендә Шушмабаш мәктәбе беренче урында тора.
Бердәм дәүләт имтиханнары дигәннән, укучылар физиканы еш сайлый икән. “Физика фәне белән кызыксынучы, гадәттә, булачак һөнәрен дә шуның белән бәйли, — дип аңлата моның сәбәбен Рәмлә Равил кызы. —Физика тормыштан аерылгысыз, табигать белән бәйле фән. Иртән чык төшү, салават күпере кебек күренешләрдән башлап, катлаулы техника төзелешенә кадәр, һәммәсе физика законнарына буйсына. Дәрестә күрсәтелгән гади генә тәҗрибәдән дә укучының күзендә очкын кабына, ә аны үз куллары белән эшләсә, кызыксынуы тагын да арта, нәтиҗәдә, дәресне дә яхшырак үзләштерә. Шунлыктан, укучыларны иҗади–тикшеренү эшенә тартуны үз практикамда еш кулланам”.
Үзенең дә әлеге фән белән кызыксынуына укытучысы Флера Дәүләтшина сәбәпче. Физика фәненең серен укучыларга төшендерә башлаганчы шактый урау юллар аша килергә кирәк була аңа. 1993 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап, Ашытбаш мәктәбенә кайта кыз. Язмышы аны озакламый Шекә килене булырга насыйп итә. Һәм Рәмлә ханым 17 ел Шекә мәктәбендә укыта. Соңгы еллары Шушмабаш мәктәбендә.
Төгәл фәннәр укытса да, күңеле иҗади, эзләнүчән Рәмлә ханымның. Тормышның һәр өлкәсе белән кызыксынып яшәсә дә, тарихи ядкәрләрне барлау аеруча якын үзенә. Укытучы буларак, тәрбия өлкәсендә дә ярдәмче ул шөгыле. Мисал өчен “Шекә авылының электрон хәтер китабын” гына алыйк. Бу гамәле белән ул укучыларның гына түгел, һәрбер авылдашының күңеленә миһербанлык орлыгы сибеп, әйтеп бетергесез изгелек эшләгән. Быел ул китап 9 Май көнне Бөек Җиңүгә багышланган митинг вакытында тәкъдир ителгән. Ветераннарның саны елдан–ел кимегәнгә, яшь буынга аларның батырлыгын оныттырмау, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан тотына ул бу хезмәткә. Буш вакытын эзләнүләргә багышлап биш ел материал туплый. Китапта Шекәнең яу кырына киткән 158 авылдашы турында мәгълүмат бар. Аларның 96сы исән кайт-кан, 62 кеше мәңгелеккә яу кырында ятып калган. “Хәтер китабындагы һәрбер исем — үзе бер аерым тарих кебек, аларның язмышын ачыклау дәвам итә”, — ди Рәмлә ханым. Бу хезмәте дә республика күләмендә бәяләнгән — тарихи–мәдәни информацион проектлар конкурсында хәтер китабы 1 урынга лаек булган. Хезмәтең тиешле бәя алса күңелең үсә, мөгаллимә тарихи эзләнүләр буенча да тукталып калырга җыенмый, күңелендә яңа хыяллар бөреләнеп килә аның. Укытучының хезмәте бердән, белемле, җаваплы, иҗади, бар яктан камил Россия гражданины тәрбияләү булса, икенче яктан, ул укучылары белән, әйләнә–тирәдәге мохиттән үзенә һәрвакыт ниндидер тәҗрибә ала, гел эзләнүдә, ирешкәннәре белән генә канәгатьләнмичә алга омтыла. Рәмлә Нуриеваның да иҗади юлы дәвам итә...
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 апрель
2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз