Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Аңлашып, ярдәмләшеп эшләргә
2014 елның 29 августы, җомга
Аңлашып, ярдәмләшеп эшләргә
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров 26 августта мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге белән танышуны дәвам итте. Бу көнне ул 21 уку йортында булды.
— Болай йөреп чыгу ел буена җи-тәрлек мәгълүмат бирә, — диде ул Яңа Кишет мәктәбендә булганда. — Кайсы коллективның хезмәткә карашы ничеклеген бәялисең, халәтен ачыклыйсың, мәктәп яны участогының торышын күзаллыйсың.
Яңа Кишет мәктәбенең киләсе елда ныклап төзекләндерү прог-раммасына кертелүе ихтимал. Әмма балалар саны кимү ягында. Дөрес, мондый хәл башка кайбер мәктәпләрдә дә күзәтелә. Шуңа күрә бу мәсьәлә укытучыларны да, ата–аналарны да борчырга тиеш. Иң мөһиме — балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирә алырлык мәктәпләрне саклап калу.
Район башлыгы укытучыларның башка мәсьәләләрдә дә үрнәк булып торырга тиешлеген әйтеп үтте. Авылларның чисталыгы борчый, урамнар күңелсез хәлдә.
—Һәркем үз капка төбен тәртиптә тотсын, — диде Алмас Әминович. — Элек көтү кугач капка төпләрен себереп кую гадәти хәл иде. Хәзер моңа нәрсә комачаулый? Тигәнәкле, әремле урамнар берәүне дә бизәми.
Яңа Кишет мәктәбе бакчасы быел уңай якка үзгәргән дип бәяләнде.
Район башлыгы мәктәпләрдә булганда котельный хуҗалыкларын да игътибарда тотты. Быел мәктәпләргә экономияле 52 казан куелды.
Алмас Назиров урыннарда булгада өч һәм аннан күбрәк сыер асраган хуҗалыкларга саву аппаратлары алу өчен сертификатлар тапшырды. Моңа кадәр шундый 300 хуҗалыкка бирелгән иде инде. Менә тагын 50 хуҗалык шундый уңайлыкка иреште.
— Авылда яшәгән кеше мал асрарга, кош–корт тотарга, бәрәңге, яшелчә үстерергә тиеш инде, — диде Алмас Әминович. — Быел иген уңышы да ярыйсы, халыкка җитәрлек ашлык бирү мөмкинлеге бар.
Ныклап төзекләндерелгән мәк-тәпләр ерактан ук балкып утыра. Алдагы көнне Шурабаш, Шушмабаш, Лесхоз мәктәпләрен күреп сокланган идек. Шурабаш мәктәбе турында бер кунак хәтта: “Яңа мәктәп салдыгызмы әллә?” — дип тә сораган.
Урта Курса мәктәбе шулар рәтендә. Бу җирлектә яңалыклар күп. Өч Курса арасына асфальт юл салынды, күперләр яңарды. Мәктәпкә карап туймаслык. Бакчасындагы гүзәллеккә карап ял итәрлек. Хәзер балаларны күбрәк туплап, аларга яхшы белем бирәсе.
Курса–Почмак, Сикертән, Сеҗе мәктәпләрендә яңа уку елына һәрвакыт зур җаваплылык белән әзерләнәләр.
— Хуҗалык җитәкчесе, авыл җирлеге башлыгы, мәктәп директорлары аңлашып эшлисез, — диде район башлыгы. — Бернинди проблема тудырганыгыз юк.
Сикертән мәктәбе турында аерым әйтмичә булмый. Шундый уңайлылык бу уку йортында, эченә керсәң чыгасың килмәс, үз өеңдәге кебек рәхәтлек. Күпме хезмәт, көч куелган!
Курса разъезды мәктәбенә урманчылыкның ярдәме зур. Гомумән, соңгы елларда урыннардагы күп җитәкчеләр мәктәпләргә йөз белән борылды.
— Үзара ярдәмләшеп, бер–береңә булышып яшәргә кирәк, дип киңәш итте Алмас Әминович укытучылар коллективлары белән очрашуларда. — Хәзер урып–җыю вакыты, булышуны сорап мөрәҗәгать иткәндә каршы килмәскә. Икмәк бар кешегә дә кирәк.
“Татарстан” ширкәте җитәкчесе Рүзәл Мәрдәнов Иске Чүриле мәктәбе коллективына рәхмәт укый. Бу хуҗалыкның урып–җыюны оешкан төстә алып баруында укытучылар һәм укучыларның да өлеше зур. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә дә мондый элемтә нык.
Соңгы елларда Арча шәһәрендәге уку йортлары танымаслык булып үзгәрде.
Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте тәмам сүнеп, сеңеп бетеп бара иде. Җиһазлану буенча да мәктәпләр узып киткән иде үзен. Узган ел ныклап төзекләндерелгәннән соң искиткеч бина барлыкка килде, милли кадрлар әзерләү үзәгенә әверелде.
— Быел беренче курска 180 укучы кабул иттек, — дип сөйләде директор Гөлнара Гарипова. — Барысы 620 укучыбыз бар, республикабызның бик күп районнарыннан киләләр. Музыка бүлеген ачабыз, “Егетләр” ансамблен дә терелтеп җибәрәбез.
Арчаның В.Ежков исемендәге беренче, икенче мәктәпләре дә зур яңарыш кичерде. 5нче гимназиядә төпле белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар яхшы. Арча мәктәпләре республика күләмендәге олимпиадаларда, төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулап, район данын күтәрә.
Арчаның 7нче урта мәктәбе турында аерым әйтү урынлы булыр. Бу мәктәп тә быел ныклап төзекләндерелде. ТР Премьер–министры Илдар Халиков та бик ошатып китте. Алмас Әминович коллективка зур рәхмәт әйтте.
—Матурлыкны үз кулларыгыз белән тудырасыз. Бу үзе зур бәхет, — диде.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз