Яңгырлар ява, көннәр кыскара

2014 елның 29 августы, җомга
Яңгырлар ява, көннәр кыскара
29 августка район кырларындагы игеннәрнең 69 проценты җыйнап алынды. “Акчишмә”дә —88, “Татарстан”да — 83, “Ватан”да 81 процент.
Урып–җыюны иң алдан башлаган “Татарстан” ширкәтендә, нигездә, сабан бодаен гына җыйнап аласы бар. Аның да 100 гектары суктырылды инде.
Тиздән сентябрь — көз ае башлана. Августның матур көннәрен сагынып сөйләргә генә калды. Башкалар эшләп арыганда гына уракка керешкән “Нива” ширкәтендә — 47, “Сафиуллин”, “Хөсәенов” хуҗалыкларында 55 процент кына мәйданнар җыйналган килеш.
Яңгырлар әлегә аяз көннәр белән чиратлаша. Көн саен явып тормас дип берәү дә әйтә алмый. 27 августта иртәдән кичкә кадәр кояшлы, аяз һава торды. Мондый мөмкинлекне кем ничек файдаланды соң? Бу көнне барысы 451 гектардагы игеннәр җыйнап алынды. “Мәрҗани” ширкәтендә 8 комбайн эшләде, 146 гектардагы игеннәр суктырылды. “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, “Игенче”, “Арча”, “Кырлай”, “Акчишмә” хуҗалыкларында да күпмедер күләмдә генә булса да суктыра алдылар. Башка хуҗалыкларда комбайннар кузгалмады.
Көзге чәчүгә вакытында керешүчеләр шактый эш башкарды инде. “Мәрҗани” ширкәтендә — 2177, “Ак барс” агрокомплексы” — 1325, “Татарстан”, “Северный” 900әр гектардан артык, “Курса МТСы” 760 гектарда чәчте. Биш хуҗалыкта әле чәчүгә чыкмадылар.
11832 гектарда туфракны көзге эшкәртү үткәрелде. “Ак барс” агрокомплексы”нда —2760, “Татарстан”да — 1476, “Игенче”дә – 1389, “Северный”да 1090 гектар.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International