Менә шундый ярминкә!

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Менә шундый ярминкә!
Мәктәпләр ярминкәсен көтеп ала халык. Беренчедән, ярминкә үзе сагындырган, икенчедән, бәяләр арзан.
30 август иртәсендә бер танышымны ике кулына да йөк күтәргән килеш очраттым.
— Кишер, кызыл чөгендерне 7 сумнан Шурабашлардан алдым, — ди бу. — Кара әле син аларның эрелекләрен!
Бәяләр төрле, сайлау мөмкинлеге зур. Ул кабак, кәбестә, бәрәңге һ.б.
— Ногыт борчагына кадәр бар! — дип гаҗәпләнә берәү.
— Син аны әйтәсең, әнә кура җиләгенең кипкәнен дә, яңа җыйганын да алып килгәннәр!
Күп мәктәпләр хәйрия чәе оештырган, үз ризыклары белән сыйлыйлар.
Шушмабаш мәктәбенең бакчасындагы муллыкка сокланып йөргән идек. Ярминкәне дә үзләренә хас югарылыкта оештырган алар.
Арчаның 7нче урта мәктәбе, 5нче гимназия, Кәче, Лесхоз, Урта Курса мәктәпләре дә әйбәт бәя алды.
Лесхоз мәктәбе үз бакчасында үстергәнне дә, урман байлыкларын да сата. Беренче сыйныфка керәчәк балаларга уку әсбапларын бушка бирәләр, бу мәктәп һәр елны шундый игелек эшли.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International