Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Хуш киләсең, яңа уку елы!
2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Хуш киләсең, яңа уку елы!
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Сентябрьнең 1е җиткәнен...
Әнә шулай, хәтерләргә уелып кала ул 1 сентябрь, Белем көне. Һәр мәктәптә укытучылар аны укучылар, ветеран педагоглар, әти-әниләр катнашында чәчәкләр, җыр-музыка, котлаулар, теләкләр, ачык дәресләр белән матур итеп үткәрергә тырыша.
Укулар башланды. Быел 11 сыйныфны 272 кыз һәм егет тәмамлады. 1 сыйныфка 551 бала укырга керде. 9 сыйныфны 621 тәмамласа, шуның 351е төрле һөнәр уку йортларын сайлады. Мәктәпләрдә барысы 5425 бала укый.
Быел ныклап төзекләндергәннән соң Арчаның 7нче мәктәбе, Түбән Мәтәскә, Урта Курса, Шурабаш мәктәпләрен беренче тапкыр күргән укучылар һәм әти-әниләрнең соклану һәм куануларының чик– чамасы юк иде. Укытучылар җәй буе әлеге уңайлыкларны һәм матурлыкны тудыручылар янәшәсендә булдылар дисәк тә, һич арттыру булмас.
Иртәдән Арчаның 7нче мәктәбенә укучылар, бәйләм-бәйләм чәчәкләр тотып, матур мәктәпкә барам, дип ашкынып атлады. Барысы 200 бала. 23 бала 1нче сыйныфка килде. Быел башлангычта яңа укытучы да бар, ул — Ләйсән Абдуллина. Мәктәп җитәкчесе Альмира Гатауллина укытучыларны зурлый белә. Ул аларның һәркайсы турында сөйләп, түргә чакырды, лаеклы ялдагы ветеран укытучыларны да: “Укытучы пенсионер булмый, сез һәрвакыт тәрбияче”, — дип олылады.
Район үзәгеннән иң ерак авыл мәктәпләренең берсе — Шурабаш мәктәбендә укучы 90 бала Белем көнендә өр-яңа бинага килгәндәй сөенеп туя алмады. Күрче син бу тәрәзәләрне, идәннәрне, бүлмәләрне, җылы бәдрәф-ләрне — бар да заманча, зәвыклы. Укырга да, укырга гына!
Иске Чүриле мәктәбенә укырга килгән балаларның күзләре яңа спорт мәйданчыгында гына иде. Мәктәп янәшәсенә урамга эшләнгән заманча универсаль спорт мәйданчыгы ул. Балаларны бәхет басты, урамда рәхәтләнеп волейбол, баскетбол, футбол һ.б. уйнаячаклар. Ә быел мәктәпне тәмамлаган 13 егет һәм кызның 8енә югары уку йортына керергә насыйп булды. Алар арасында Бердәм дәүләт имтиханнарын иң югары баллга тапшырган медальче Ралина Җәләева да бар.
Шушмабаш мәктәбендә 1 сентябрьне аеруча көтеп алган балалар бар. Алар — җәйге каникул вакытында “Северный” хуҗалыгында эшләгән яшүсмерләр. Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин мәктәптә тантаналы шартларда тырыш балаларның һәркайсына тукталып, мактап, рәхмәт әйтеп, акчалата бүләк тапшыра.
Мәктәпләр гадәттә укучылары белән горурлана. Сеҗе мәктәбе коллективы да быел татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында республикада җиңү яулаган Гөлүсә Мортазина уңышларына сөенә. Быел ул 10нчы сыйныфны Курса– Почмак мәктәбендә дәвам итә. Укытучысы — татар теле һәм әдәбияты белгече Гөлүсә Җәләлиева үзе дә быел “Иң яхшы укытучы” бәйгесендә җиңү яулады. Сеҗе мәктәбе җитәкчесе, математика укытучысы Марс Абдуллин, “Ел укытучысы—2014” бәйгесендә җиңеп, математика бүлмәсен җиһазларга сертификат алды. Узган уку елында район спартакиадасында 1нче урынны алган коллективның (физкультура укытучысы Фәрит Нәгыймов) спорт җиһазлары алу өчен 100 мең сумлык сертификат белән бүләкләнүе дә балалар бәхетенә. “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе кысаларында “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлаховның мәктәпнең капка, коймаларын яңартуда булышуына, эшмәкәр Шамил Хаҗиевның төрле җиһазлар белән тәэмин итүгә ярдәм кулы сузуына рәхмәт әйтеп бетерә алмыйлар. Әнә шундый уңышлар, күңелле хәбәрләр белән Сеҗе мәктәбе коллективы яңа уку елын башлап җибәрде.
...Күңелләрне җилкендереп кыңгырау тавышы яңгырады. Балалар, укытучылар, ветераннар дәррәү “Минем кече Ватаным” дигән ачык дәрескә юнәлде. Носы мәктәбенең биология укытучысы Гөлүсә Мостафина дәреснең кереш өлешеннән соң балалар белән авыл буйлап сәяхәткә чыгып китте. Укучылар ташчы, калай остасы Марсель Зарипов, балта остасы, умартачы Бари Мортазин, һәвәскәр бакчачы, умартачы Флера Сафиуллинада булдылар, аларның һөнәрләре белән таныштылар, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелиск янында батыр авылдашларын искә алдылар, чишмәләрне карап торучы игелекле кешеләр, чишмәләр тарихы турында сөйләштеләр. Һәркемнең кече Ватаны туган җирдән, туган туфрактан башлануына инандылар.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз