Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яңгыр да куркытмады
2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Яңгыр да куркытмады
Көне буе бер явып, бер туктап торган яңгыр да киртә була алмады Татарстан Республикасы көне уңаеннан уздырылган “Арча кичләре”нә. Рәхмәт төшкере, бәйрәм башланырга сәгать чамасы калганда яңгыры да туктады. Бәйрәмгә килүчеләр соры караңгы кичне яктыртырлык җырлар тыңлап хозурланса, килә алмаучылар көйсез һава торышын тиргәгәндер.
Бәйрәм Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев фатыйхасы белән башланып китте. Ул арчалыларны бәйрәм белән котлап изге теләкләрен, Арчабызның данын еракларга танытуда күп көч куючы якташларыбызга рәхмәтен җиткерде.
Арчабыз төзеклеге, матурлыгы белән килгән кунакларда соклану хисе уята. Бәйрәмгә кунак булып кайткан ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рөстәм Гарифуллин да үз чыгышында ассызыклады бу турыда.
Үзебезнекеләрнең — Арча педагогика көллияте студентлары, район мәдәният идарәсе учреждениеләре һәвәскәрләренең дәртле чыгышлары белән башланып киткән бәйрәм бүләкләргә дә юмарт булды. Шәһәребезне гүзәл гөлбакчага әйләндерүчеләр — гүзәллек тудыручылар бәйрәм сәхнәсендә зурланды. Шәһәрне экологик яктан яшелләндерү, чисталыкны һәм тәртипне саклау, тирә-якны төзекләндерү, күпкатлы йортларга хезмәт күрсәтүне яхшырту максатыннан игълан ителгән конкурс нәтиҗәләре буенча (ул 15 августта төгәлләнде) төрле номинацияләрдә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. “Иң төзек шәхси хуҗалык” номинациясендә Таҗи Гыйззәт урамыннан Гөлнар, Айрат Гариповлар, Банк урамыннан күп фатирлы 37нче йорт (җаваплысы Люция Ибраһимова) бүләкләнде. Кызыксындыру бүләгенә Күпер урамыннан Асия Шәрәфиева ия булды. “Иң яхшы торак милекчеләр ширкәте” исеменә “Өмет” ширкәте (рәисе Ибраһим Сабиров), “Иң яхшы предприятие” – Арчаның 5нче гимназиясе (директоры Фатыйх Хәкимуллин) һәм “АСПК” ширкәте (җитәкчесе Вазыйх Бикмуллин). “Иң төзек урам” исеменә Арчаның Зәйнуллин урамы (күп хезмәтләре кергәне һәм тәртип урнаштырылганы өчен “Идарәче компания” бүләкләнде) лаек булды. Бүген, әлбәттә, иң-иңнәре генә сәхнәгә күтәрелде. Игътибарга лаек һәм Арчаның гүзәллеге өчен хезмәтләре күп кергән оешма-учреждениеләрнең, шәхси хуҗалыкларның саны елдан–ел арта бара, аларның һәрберсе хөрмәткә лаек. Яшәгән җиребезнең гомуми чисталыгы, зәвыгы иң элек “Жилкомбытсервис” ширкәте хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсе.
Бәйрәмдә бүләкләнүчеләр арасында “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте бүләгенә ия булучылар да бар иде. 12 майдан 30 июньгә кадәр газета-журналларга язылучылар арасында үткәрелгән конкурста 120 кеше арасында безнең районнан 11 якташыбыз катнашкан. Аларга — Данис Хәмидуллин (Урта Атыдан), Ләйсән Шакирова (Курса–Почмак), Ләйсән Вәлиева (Арча), Альбина Гарипова (Хәсәншәех), Гөлфия Фазылҗанова (Кышкар), Гүзәл Хәбибуллина (Хәсәншәех), Гөлгенә Вафина (Субаш Аты), Гөлчәчәк Хәйруллина (Иске Чүриле), Шәфигулла Гарипов (Арча), Госман Галиуллин (Наласа), Альбина Мөхәммәтгалиевага (Югары Аты) “Арча хәбәрләре” газетасының баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин “ТАТМЕДИА” җәмгыятенең махсус бүләген тапшырды һәм киләчәктә дә бергә булырга чакырды. Бүләкләнүчеләр, нигездә, укытучылар булганлыктан, алар газета-журналларны дәрескә өстәмә әсбап буларак куллануларын әйтә. “Газета-журнал килгән көн — өйдә бәйрәм, — ди Иске Чүриледән Гөлчәчәк Хәйруллина. — Укытучы булгач, балалар белән эшләгәндә вакытлы матбугатка таянмый булмый. Матбугат материалын куллану вакытны янга калдырырга да ярдәм итә”.
“Арча кичләре” бүләкләргә юмарт булды. Иң саллы бүләкне һәр килүчегә әзерләгән ул: татар эстрадасы йолдызларының күңелле рухтагы җырлары, “Казан” бию ансамбленең дәртле биюләре коеп яуган яңгырны, салкын җилне дә оныттырып, җанга сихри дулкын бүләк итте. Хәзер көтәргә генә калды: киләсе “Арча кичләре” кайчан булыр?
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз