Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сәрдәбаш якынайды
2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Сәрдәбаш якынайды
Юлсызлык ата–бабаларыбызның үзәгенә үткән. Юл газабы — гүр газабы, дип әйтеп калдырган алар.
Район үзәгеннән 55 километрда урнашкан Сәр-дәбаш авылы халкының бу көннәрдәге халәтен аңлатып бирүе дә кыен. Моның өчен гомере буе шушы авылда яшәп, шул юллар газабын кичергән кеше булу кирәк. Укытучы Венера Бариеваның 29 август-та, ниһаять, авылга килеп җиткән асфальт юлны ачу тантанасында сөйләгән сүзләре әле дә колакта яңгырап тора кебек.
— Мин бу юлда иң күп йөргән кеше буларак бүгенге хисләремне тыныч кына әйтеп тә бетерә алмыйм, — диде ул. — Ниләр генә күрмәдек без бу юлларда! Мондый бәхеткә ирешә алырбыз, Сәрдәбашка асфальт юл килер дип беребезнең дә төшенә кермә-гәндер. Мең–мең рәхмәт җитәкчеләребезгә!
Татарстанның иң төньяк ноктасында яшибез без. Бүген көн болытлы булса да, йөзләрегез балкый. Безнең авыл иң бай тарихлы, иң гүзәл авыл. Сәрдәбаш кебек авылны күргәнем юк минем. Бик кунакчыл, бердәм, тырыш кешеләр яши бездә. Кая гына барсаң да, “Гөсләчеләр авылы, тик юлы гына юк”, — диләр иде. Менә юлыбыз да булды!
— Сабырлыгыгыз өчен рәхмәт! — диде авыл халкының шатлыгын уртаклашырга килгән муниципаль район башлыгы Алмас Назиров. — Бик тырыш кешеләр яши бу авылда. Без “Северный” хуҗалыгы дигәч, иң беренче Сәрдәбаш авылын, аның уңган, булган кешеләрен күз алдына китерәбез. Бу көн авыл тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылыр. Асфальт юллар килгән авылларыбыз яшәреп китәр, йортлар, балалар артыр. Табигатьнең шундый матур урынында урнашкан сезнең авыл, экологик яктан иң чиста җирдә яшисез. Бәхетле булыгыз!
Алмас Әминович әлеге юлны төзеткән, районга һәрвакыт булышырга әзер торган ТР юл хуҗалыгы министры Ленар Сафинга, “Главтатдортранс” директоры Эдуард Даниловка, районара юллар системасы җитәкчесе Рәшит Ильясовка, “Дортранспроект” оешмасы җитәкчесе Рәшит Хәбибуллинга рәхмәт белдерде, уңышлар теләде.
— Алмас Әминович Сәрдәбашка юл кирәк дип бик сорап йөрде, — диде Эдуард Данилов. — Кадерен белегез, имин йөрегез!
— Без эшкә керешкәндә юл 100 метрга җәелгән иде, — диде Рәшит Ильясов. — Шәп булды, озак хезмәт итсен!
— 18 ел элек җиде авыл арасында иң беренче булып газ Сәрдәбашка керде, — диде “Северный” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин. — Авыл таркалмады, йортлар төзек. Әле менә яшьләр программасы буенча дүрт йорт төзелде. Бик күп терлек асрыйсыз, хуҗалыкның да терәге сез. Инде менә юллы да булдыгыз, сезнең белән без дә куанабыз.
Сәрдәбаш — гөсләчеләр авылы да. Моннан 50 ел элек алар, Мәскәү сәхнәсендә чыгыш ясап, авылны бөтен илгә таныткан.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз