9 августтан 30ына кадәр Татарстаннан 200гә якын бала Кырымда “Атлантус” балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итеп кайтты

2014 елның 5 сентябре, җомга
9 августтан 30ына кадәр Татарстаннан 200гә якын бала Кырымда “Атлантус” балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итеп кайтты. Алар арасында безнең районнан да 11 бала бар иде. Юл һәм юллама бәясе — 37 мең сум тирәсе — федераль бюджеттан бүленеп бирелде.
— Бөтенебезгә дә бик ошады, — дип, үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты 1нче мәктәп укучысы Ралинә Галәветдинова. — Лагерь бик матур урында урнашкан. Чиста һава, бар җирдә чәчәкләр. Көнгә ике тапкыр диңгезгә коенырга бардык. Бу юлламаның безгә эләгүенә һәм әти-әниемнең мине Кырымга җибәрергә курыкмавына мин бик шат. Бик зур рәхмәт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International