Җылы караш, якты йөз һәм тәмле сүз — өлкән кеше өчен иң кирәге менә шулар. Арча автотранспорт предприятиесеннән лаеклы ялга чыккан пенсионерларның үзләрен игътибарсыз калдырмаулары өчен предприятие җитәкчелегенә, директор Рүзәл Гәрәевка рәхмәтләре чиксез. Күптән түгел предприятие җитәкчелеге аларны Зөя (Свияжск) шәһәренә тарихи урыннарны күрергә алып барган. Бу сәяхәттән алган хис–кичерешләр ветераннар күңелендә озак сакланыр.