Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Шатлыгы да, кайгысы да — бер йөрәктә
2014 елның 5 сентябре, җомга
Шатлыгы да, кайгысы да — бер йөрәктә
Күптән түгел файдалануга тапшырылган Кызыл Бистә урамындагы йорттан Яңа Иябашта яшәүче Минзиннар гаиләсе яңа фатирлар алды.
4 фатир! Күп балалы гаилә бер йортның ике подъездыннан берәр бүлмәле шулкадәр фатирның хуҗасы булып әйтеп бетерә алмаслык олы куанычка ия булды. Шатлыгыннан балкыган Резидә апа: “Ике улым өйләнеп башка чыкса, кызларыма да тормыш башлаганда яшәү урыны булсын өчен берәр бүлмәлене алырга уйладык. Бу шатлыкны Салаватым гына күрә алмады... Бик көткән иде...” — дип күз яшьләрен сөртте.
Мин аны башкача күз алдына китергән идем — олы яшьтә, язмышына үпкәләүчән итеп. Каршымдагы мөлаем ханым уйларымның киресе булып чыкты, аның сөйкемле йөзенә караган саен карыйсы килә, үзе белән аралашуы шундый рәхәт. Иңнәрен никадәр авыр йөк басып торса да, күргән–кичергәннәрен Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән сынау итеп сабырлык белән күтәрә алуы көчле рухлылыгының әҗере.
9 балага гомер бирә Резидә апа. Тик бүген күз карасы — йөрәк парәләре сигезәү генә. Ни турында гына сүз башласаң да, телләр үзеннән–үзе Салаватны искә төшерә. Аның юл фаҗигасенә эләгеп фани дөньяны калдырып китүенә ноябрьдә ел тула инде... Олы кызы Чулпан белән Резидә апаның йөрәген иң әрнеткәне — һәлакәтнең сәбәпчесе — машина белән бәрдергән егетнең бер тапкыр хәлләрен дә белмәве. Юкса, ана кеше аны жәлләп, бу бала да кемнеңдер газизе бит, тоткын шулпаларын эчмәсен дип хөкем итәргә гариза да язмаган. Ул егетнең “В контакте”дагы битенә Чулпанның үпкәләү сүзләре белдереп язган хатына мондый җавап килгән: “Нәрсә, мин гомерем буе сезгә бурычлымы әллә?” И, дөнья, нинди генә фикер ияләрең юк та, гыйбрәт алырлык нинди генә күренешләргә тап итмисең син...
43 яшьлек Резидә апаның өлкән улына — 25, төпчек кызына 5 яшь. Яшь күңелле булуының сәбәбе бердән, башта гаилә балалар бакчасы мөдире, соң-гы елда клуб мөдире булып эшләп, мәдәни чараларның үзәгендә кайнавында булса, икенчедән, балаларының дуслары белән аралашып, һәр баласының яше белән яшәп картаерга вакыты юк икән. Юкса, кичергән кайгылары...
Тәкъдиреңә язылгач, язмыш сынауларын узмый чараң юк. Сынаулардан торган йөк алар ишеген 4 ел ярым элек шакый башлаган. Беркөн иртән йорт башы — ире 40 яше дә тулмаган Резидәсен 9 бала белән тол калдырып, күзләрен ачмаган. Йөрәк, дигән табиблар... Балаларының исәнлегенә сөенеп, шул кайгыны алар белән бергә күтәреп яшәгән бер мәлне Фирзәр улы юл һәлакәтенә очрый. Ул чакларны бүген дә күз яшьләрсез генә искә төшерә алмый ул. Берничә тәүлек аңсыз, аппаратлар ярдәмендә генә сулыш алып яткан егет янына улын күреп калсын, дип (моны анага соңыннан гына белдерәләр) табиблар аны улы янына кертә. Йөрәк парәсенең шул хәлдә ятуын күргәч өзгәләнеп еламый ул, сабыр гына, татар хатыннарына хас булганча эчтән сызып, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап ялвара: “Улым, ташлап китә күрмә, синнән башка нишләрмен? Син минем өметем, терәгем бит...” Берәр көннән могҗиза — инде терелүенә өмет өзгән табиблар егеттә уңай якка үзгәреш күреп гаҗәпләнә. Ана хакы ниләргә сәләтле ул! Улы терелеп аякка баскач, Чулпанының сукыр эчәгесенә операция була. Саксызлыкмы, ялгышлык сәбәпчеме, ике атна үлем белән көрәшеп ята кыз. “Балаларымның икесен дә табиб Фәнис Гайфетдинов аякка бастырды. Мин аны хәзер изге фәрештә сыман күрәм. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз, үзе, гаиләсе гомере буе сәламәт булып яшәсен”, — ди ана.
Болар — узганнарда калсын, ә бүгеннән — яңа фатирлы булудан — тормышлары якты юлдан гына китсен Минзиннарның. Фатирларны ана Чулпаны, төпчек кызы һәм ике ай элек гаилә корган Фирзәренең кәләше Алисә белән күңелләре ышанмыйча карап йөри, әле берсенә, әле икенчесенә керә, куанычының чиге юк. “Бездән дә бигрәк әни шатланды, мин дә барып күрер идем, дип калды. Мохтаҗ кешеләр өчен шушындый программа кабул итеп тормышка ашырганнары өчен хөкүмәт, район җитәкчеләренә зур рәхмәт”, — ди күп балалы Резидә Минзина.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 апрель
2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз