Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Безнең газета белән сәяхәт ит!
2014 елның 5 сентябре, җомга
Безнең газета белән сәяхәт ит!
Үткән җомгада редакциягә “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы “Арча хәбәрләре” (“Арский вестник”) газетасы редакциясе” һәм “SAMINA TOUR” туристлык агентлыгы белән берлектә үткәрелгән “Безнең газета белән сәяхәт ит!” бәйгесенең беренче этабында җиңүчеләр чакырылган иде.
Исегезгә төшерәбез, бәйгедә “Арча хәбәрләре” газетасына язылучылар катнашты. Алар үзләре сәяхәт иткән илдән бер кочак хис-тойгылар, әйтеп бетергесез кичерешләр белән бергә шул илнең истәлекле урыннарында газета белән төшкән фоторәсемнәр дә алып кайтты. Ул фотолар безнең газетаның сайтына урнаштырылып барылды. Һәр теләгән кеше үзенә ошаган катнашучы өчен тавыш бирә ала иде. Онлайн-тавыш бирү 17 августта тәмамланды һәм шул көнне җиңүчеләр билгеләнде.
Шулай итеп, нәтиҗәләр нинди соң? Бәйгедә барлыгы 20гә якын кеше катнашты. Алар арасында иң күп тавышны Арчадан Альбина Вафина җыйды. Аның Шарм-эль-Шейх курорт шәһәрендә төшерелгән фотосы 170 тавыш җыйды. Аңа “Арча хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук, алдан вәгъдә ителгәнчә, бу көнне ул «SAMINA TOUR» туристлык агентлыгыннан киләсе сәяхәт өчен 5 мең сумлык сертификатка ия булды.
Бәйгедә шулай ук Балтачтан Фәния Гомәрова зур активлык күрсәтте. Ул, 133 тавыш җыеп, икенче урынга лаек булды һәм партнерлар бүләкләре белән бергә икенче сәяхәт өчен 4 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Бәйгедә катнашучылар Айрат Габделхаков һәм Рөстәм Абдрахманов, 3 һәм 4 урыннарны яулап (81 һәм 74 тавыш), шулай ук истәлекле бүләкләр белән бергә 3 һәм 2 мең сумга сертификатларга ия булдылар.
Фәния Гомәрова, Балтач: «SAMINA TOUR»дан юллама алуыбыз беренче тапкыр түгел. Аларның хезмәтләреннән канәгать. Бәйге турында ишеткәч, шунда ук катнашабыз, дидек. Сезнең газетага да язылдык: күрше район хәбәрләре белән дә кызыксынып торырга кирәк. Мөгаен, “Арча хәбәрләре” газетасы сайтына фоторәсемнәр урнаштыручылар арасында без иң соңгылары булганбыздыр. Төркиядән бәйгенең беренче этабы тәмамланырга берничә көн кала гына кайтып кердек. Шуңа да карамастан, күпме тавыш җыя алдык! Безнең өчен Арча, Балтач, Казан тавыш бирде! Бер тапкыр кая да булса ял итәргә барганнан соң башка илләрне дә күрәсе килә башлый. Шуңа сертификатның кирәге чыгачак. Оештыручыларга зур рәхмәт. Безгә бик ошады”.
Ләйсән Исхакова, «SAMINA TOUR» туристлык агентлыгы директоры: “Без үзебезнең клиентларыбыз арасында бәйгеләрне еш оештырабыз. Тик әлегесе аеруча кызыклы булды. Моның өчен, партнерларыбыз — “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясенә зур рәхмәт. Бу башлангыч дәвамлы булыр дип ышанабыз”.
Исрафил Насыйбуллин, “Арча хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире: “Беренче коймагыбыз бер дә төерле булмады, нәтиҗәләр куанычлы. Газета укучыларыбыз һәм хез-мәткәрләребез сүзләренә караганда, бәйге бик кызыклы килеп чыкты. Моңарчы без “Арча хәбәрләре” газетасы шуның кадәр илдә булыр, дип күз алдына да китерә алмадык. Нәкъ менә шуңа күрә без бәйгене озайтып, аның икенче этабын игълан итәргә булдык. Барыгызны да анда катнашырга чакырабыз!”
Бәйге дәвам итә. Аның икенче этабы 18 августта башланды һәм ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ял итегез, ялыгыз кызыклы гына түгел, файдалы да булсын! Ә район газетасы һәм «SAMINA TOUR» туристлык агентлыгы сезгә ярдәмгә килер!
Искәрмә: үзегезгә ошаган катнашучыга “Арча хәбәрләре” газетасының татар һәм рус сайтларында тавыш бирә аласыз. Барыгызны да бәйгедә катнашырга чакырабыз!
Гөлназ ГЫЙНИАТУЛЛИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз