Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Булат бездә кунакта
2014 елның 5 сентябре, җомга
Булат бездә кунакта
Һәр ата-ана үз баласы белән горурлана. Шушмабаштан Флера белән Тәлгать Низамовлар да уллары Булатның уңышларына сөенеп бетә алмый. Без дә Булатның жиңүләре турында ишетеп торабыз. Менә бит, нинди яшьләребез бар, дип үзара сөйләшеп алабыз. Булатның үзен күреп сөйләшү теләге күптән туса да, эш көннәрендә студентның Казаннан Арчага кайтырга җае чыкмады. Ниһаять, Булат әтисе Тәлгать Низамов белән редакциядә кунакта.
Булат озын буйлы егет. Кечкенәдән биеп, көрәшеп үскәнгәдер инде, хәер, буй дигәнең нәселдән килә, диләр.
— 11нче сыйныфка кадәр көрәштем, — ди Булат.
Көрәш буенча бүләкләрне алып кына тора ул. Телевизор, микродулкынлы мич, тузан суырткыч... Республика күләмендәге татар-башкорт көрәшендә дә егет үзен таныта, призлы урыннарны ала.
— Медальләре бер кочак, — ди әнисе Флера ханым. — Барлык бүләкләрен җыеп куйдык. Улым, югалтма, балаларыңа күрсәтерсең, дим. И-и, бакчадан ук шундый булды инде ул безнең, биергә дисеңме, шигырь сөйләргәме — ул беренче, мәктәптә укыганда француз теленнән халыкара “Иң яхшы актер” бәйгесендә катнашып, Рәхмәт хатына кадәр алды. Үзе инде ул, үзе шундый тиктормас, эзләнүчән...
Флера ханым “Северный” хуҗалыгында хисапчы булып эшли, Тәлгать әфәнде шушында ук озак еллар баш хисапчы хезмәтен башкарган белгеч.
Булат компьютерга утыргач та, мәгънәсез, буш шөгыльләр белән мавыкмый. Аның сәләтен күреп алган информатика укытучысы Илнар Нуриҗанов “Яшь программачы” проектларында катнашырга тәкъдим ясый. Теләсә кайсы темага алынырга мөмкинлек бар. Булат 2012 елда мәктәптә укыту буенча проект эшләсә, 2013 елда авыл хуҗалыгында чәчү әйләнеше буенча проект иҗат итә. Эзләнүләр, түземлек, тырыш хезмәт үзенең җимешләрен бирә — 2013 елда егеткә җиңү килә! Ул гынамы, “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында оештырылган “Сәләтле яшьләр” бәйгесендә катнашып, җиңү яулый. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы һәм премия белән бүләкләнә.
— Булат шикелле сәләтле балалар сирәк була, — ди информатика укытучысы Илнар Нуриҗанов. — Мөстәкыйль эшли белә торган, эзләнүчән егет. Үзе Интернет аша кызыксынган сорауларына җаваплар эзләп таба иде. Лекцияләрне табып укый, сораулар бирә. Кешенең үзеннән һәм өйдәгеләрдән дә тора бу.
2013 елда Шушмабаш мәктәбен тәмамлап, бүген Казан дәүләт энергетика университетында программачы белгечлегенә укый. “Relax” яшьләр бию ансамбленә йөри башлый.
— Бик җитди ансамбль, — ди Булат. — Анда сайлап кына алалар. Буй да булсын, көч тә, түземлек, җитезлек, тырышлык та кирәк. Татарстанның 9 Май, Сабантуй һәм башка шундый зур бәйрәмнәрендә чыгыш ясыйбыз. Өчәр сәгать шөгыльләнәбез.
Быел җәйге студентлар форумында да катнашу теләге белән яна ул. Интернет аша гариза яза. Сөйләшүгә чакыралар һәм студентлар форумына юллама бирәләр. Вакыйгалар эчендә кайнарга яраткан егет форумнан күп нәрсә ала. Яңа дуслар таба, алда бару, әйдәп бару, үз фикереңне әйтә белү, башкалардан үзеңдә булмаган кыйммәтләрне алу, камилләштерү сыйфатларын үзләштерә. Яшьләр шундый булырга тиеш.
Булат кечкенәдән бик хәрәкәтчән бала була. Тиктормасларның ми эшчәнлеге әйбәт үсә, ди медиклар. Әнә шул кызыксынучанлыгы нәни вакыттан тик тотмаган аны! Булатка уңышлар телибез!
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз