Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сәламәтлекне акчага алыштырып булмый
2014 елның 5 сентябре, җомга
Сәламәтлекне акчага алыштырып булмый
Безнең районда ташламалардан файдаланучы 8686 инвалид бар, шуларның 3 меңгә якыны бушлай дару ала, калганнар социаль пакеттан, төгәлрәге бушлай дару алудан баш тартып акчалата алуны кулай күрә. Ләкин авыруың көчәеп китеп кыйммәтле дару таләп ителсә, 671 сум акча нәрсәгә генә җитә соң?
Район хастаханәсенең поликлиника эшләре буенча баш табиб урынбасары Лилия Фәйзрахманованың борчылуы юкка түгел. “Быел Федераль программа буенча елга 27 млн. сумга якын һәм тагын берничә төр диагнозлыларга махсус программа буенча 9 млн. сумлык дару кайтарту каралган. Федераль программа иминиятләү принцибы белән эшли. Гомуми кассага бар акча җыела, шул авыруларга бүленә: кемгә нинди дару кирәк, нинди бәядән. Берәүләргә ул сумма күп кирәк булса, кемдер арзанрак дару кулланырга мөмкин. Һәр авыруга дару җитсен өчен эшләнгән ул программа. Әгәр 5000ләп авыру социаль пакеттан баш тартмаса, районга дарулар да күп кайтыр иде”, — ди ул.
Социаль пакеттан баш тартуның сәбәбен өлкәннәрдән еш ишетергә туры килә —дару алырга дип язылган рецепт дарулар булмыйча кулда кала да, озакламый вакыты чыга. Авылларда яшәүчеләрнең гел Арчага килеп йөрергә җае чыкмый. Күп авылларда хәзер даруны фельдшерлар алып кайтып бирүгә көйләсәләр дә, авырулар барыбер акча алуны өстен күрә.
—Бүленгән акча исәбе буенча район республикада бишенче урында тора. Акча әйләнешенең күләме зур, шунлыктан, без кыйммәтле даруларны ала алабыз. Даруханәгә хәзер дару айга ике тапкыр кайта, бу кешегә җайлы булсын өчен эшләнә, — ди Лилия Фәйзрахманова. — Әмма кайчак наркотик матдәләр кушылган дарулар кулланучы яки шикәр диабеты белән авыручылар арасында да баш тартучылар очрый. Ә диабет белән авыручыларга елга 35683 сумлык дару кирәк. Авырулар акчага алдана, ләкин сәламәтлекне акчага алыштырып булмый. 1нче төркем инвалид социаль пакеттан берничек баш тарта алмый, ул һәркөнне дәвага мохтаҗ. Шулай булуга карамастан, районда алар арасында да баш тартып акча алырга гариза язучылар бар. Авыручылар арасында елга берничә йөз мең сумлык дару белән даими дәваланып яшәүчеләр бар. Бер ханым хәтта даими рәвештә дәвалану курслары узып, кыйм-мәтле дарулар кабул итеп бала таба алды, аның дәвалану курсы хәзер бала тапканнан соң да дәвам итә. Авыручылар арасында зур гаиләнең җылысын саклап яшәүче ханымнар бар, алар һәрдаим кыйммәтле дарулар кабул итеп тормышларын да алып бара.
Сәламәтлекне акчага сатып алып булмый, дибез, тик нык авырып китсәң, дарусыз да дәваланып булмый. Дарулардан баш тартырга ният кылганчы иң элек ныклап уйлап эш итегез, ялгышмыйсызмы? Әгәр ел буена ташламалы дару кулланып яшәргә уйласагыз, 1 октябрьдән дә соңга калмыйча Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсенә килеп социаль пакеттан баш тартмавыгыз турында гариза язып китәргә кирәк. Кыйммәтле дарулар кулланып яшисез икән, дарудан баш тартмавыгыз хәерле.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз