Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сөенечләр белән тулы көн
2014 елның 5 сентябре, җомга
Сөенечләр белән тулы көн
4 сентябрьдә районда игътибарга лаеклы өч вакыйга булды. Алар барысы да республикада гамәлдә булган программаларга бәйле.
Наласа авылында үткән тантананы муниципаль район башлыгы Алмас Назиров тарихи дип атады. Чөнки авылда мондый медпунктлар һаман ачылып тормый. Авыруларны әйткән дә юк, сәламәт кеше өчен дә кирәк бу бинаның булуы һәм эшләп торуы. Күңелдә ул ышаныч тудыра, безнең турында да кайгырталар дигән фикер уята. Район хастаханәсенең баш табибы Тәлгать Баһаветдинов бу фельдшер–акушерлык пунктының шушы авылга гына хезмәт күрсәтүен билгеләп үтте. Ә мондый бәхет һәр авылга тәтеми.
Алмас Әминович Наласа халкының, хуҗалыкның тырыш хезмәт белән яшәвен әйтте, районда башкарыла торган эшләр турында сөйләде. Районыбыз үсеше өчен республика җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә. Сәламәтлек иң кирәк әйбер, районыбызда бу мәсьә-ләгә дә җитди игътибар бирелә.
— Авылга ямь биреп, нур өстәп тора бу бина, — диде ул. — Монда авырып түгел, ә профилактика өчен генә килергә язсын.
Мөдир Равия Зарипова моңа кадәр дә авыл халкына озак еллар игелекле хезмәт күрсәткән. Ул да шатлыгы белән уртаклашты, рәхмәт сүзләре җиткерде.
Быел Айван, Төбәк–Чокырча авылларында яшәүчеләр өчен дә шатлыклы вакыйгалар булып тора. Арчаның 7нче урта мәктәбе бинасы ныклап төзекләндерелгәннән соң танымаслык булып үзгәрде. Ерак та түгел спорт мәйданчыгы төзе-лә, аның янәшәсендә яңа фельдшер–акушерлык пункты калкып чыкты. Әле болар гына түгел.
— Шәһәр көньякка таба үсә, — диде яңа пунктны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Алмас Назиров. — Бу якта бер мең гаиләгә йорт урыны бирелде. 260 урынлы балалар бакчасы төзелеп бетеп килә.
Район хастаханәсенең баш табибы Тәлгать Баһаветдинов, яңа пункт игелекле хезмәт итсен, дип теләде. Авыл халкы исеменнән җитәкче-ләргә, төзүчеләргә Гөл-зилә Миңнуллина рәхмәт җиткерде.
Әлеге ике пунктны да “Водоканал–Сервис” ширкәте җиренә җиткереп урнаштырган.
Бу көнне шәһәрнең Пушкин урамында 15 фатирлы йортны тапшыру тантанасы булды. Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров ике ветеранга һәм социаль ипотека программасы буенча бәхет елмайган гаиләләргә фатир ачкычлары тапшырды.
— Әлеге йортны төзегән “Энергосервис” ширкәтенә (җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев), өлешләре кергән башка оешмаларга зур рәхмәт! — диде ул. — Эшләнгән эшләр күп, башкарасылары тагын да күбрәк, безнең район халкы тырыш. Без киләчәктә дә күрсәтелгән ышанычны акларга сәләтле.
— Шәһәребез көннән–көн матурлана, — диде яңа фатир ачкычы алган Эльвира Хәкимҗанова. — Килгән кунакларга горурланып күрсәтеп йөрибез Арчабызны. Без анда яшәвебез белән бәхетле!
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз