“Халык участковые” Бөтенроссия конкурсы Россиядә инде өченче тапкыр уздырыла

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
“Халык участковые” Бөтенроссия конкурсы Россиядә инде өченче тапкыр уздырыла. Иң яхшы участок уполномоченныен Интернетта тавыш бирү юлы белән сайларга була. Бу хезмәткәрләр эшенә бәя биргәндә эчке эшләр органнары һәм җәмәгатьчелекнең үзара ярдәмләшеп хезмәт итүенең мисалы.
Бүгенге көндә Россия Федерациясе эчке эшләр органнарында 46 меңнән артык полиция участок уполномоченныйлары хезмәт куя. Алар үзләренә беркетелгән территорияләрдә халык белән эшли, авыр минутларда иң беренчеләрдән булып ярдәмгә килә, көнкүреш җинаятьләр, караучысыз калган балалар, алкоголизм һәм наркоманияне профилактикалау белән шөгыльләнә. Участковыйлар ярдәме белән һәр дүртенче җинаять ачыла.
Конкурсның беренче этабы 11 сентябрьдән 20сенә кадәр уза. Сез, иң яхшы дип санаган полиция участок уполномоченныеның исем–фамилиясен, әтисенең исемен күрсәтеп, arskuchastok@mail.ru электрон адресына хат юллап тавыш бирә аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International