Бүген Бөтендөнья үз-үзеңә кул салуны кисәтү көне буларак билгеләп үтелә.

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Бүген Бөтендөнья үз-үзеңә кул салуны кисәтү көне буларак билгеләп үтелә. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Арча районара бүлеге мәгълүматларына караганда, 2013 елда Арча районында 31 кеше үз-үзенә кул салырга омтылды, шуның 14 очрагы үлем белән тәмамланды. 2014 елның үткән чорында 7 үз-үзенә кул салу очрагы теркәлде, аларның өчесе үлемгә китерде. Бу кешеләргә карата җинаять кылу очраклары теркәлмәде. Күп очракта үз-үзеңә кул салу исерек килеш кылына.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International