Андыйлар күп түгел

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Андыйлар күп түгел
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров 9 сентябрьдә “АСПК” акционерлык җәмгыятендә булды.
Ул предприятие эшчәнлеге белән кызыксынды, цехларда булды. Башкарма директор Вәзыйх Бикмуллин соңгы елларда кергән яңалыклар турында сөйләде. Республикада кирпеч заводлары күбәйде, көндәшләр артты. Шуңа да карамастан, “АСПК” акционерлык җәмгыяте үз маркасын югары тота, хәзер ул 40тан артык төрдәге кирпеч чыгара, аның продукциясенә сорау зур.
Алмас Назиров коллектив белән очрашуда “АСПК” акционерлык җәмгыятенең район тормышында мөһим роль тотуын билгеләп үтте. Районда төзелешләр киң колач белән алып барыла, шәһәребезне, районыбызны зәвыклы итүдә, матурлауда, архитектурасын үзгәртүдә әлеге предприятие җитештергән продукция киң кулланыш таба.
— Район үткәрә торган ярминкәләрдә дә актив катнашасыз, монысы өчен дә зур рәхмәт!— диде ул.— Технологияләрне яңарту буенча эзлекле, уйланучан эш алып бару сезгә базар шартларында уңышлы эшләү мөмкинлеге бирә. Сездәге тәртип даруханәне хәтерләтә, чисталык, пөхтәлек, кирпечләр дару өйгән кебек, бернинди тузан юк. Шундый тагын бер предприятие бар — ул “Татавтодор” акционерлык җәмгыяте филиалы.
Алмас Назиров районда гамәлдә булган дәүләт программалары буенча башкарылган эшләр, киләчәккә планнар турында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International