Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Эшмәкәрләргә — дәүләт ярдәме
2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Эшмәкәрләргә — дәүләт ярдәме
Район башкарма комитеты эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Эльмира Хәстиева алып барды.
Район эшмәкәрләре әледән–әле җыелып тора. Җыелган саен эшмәкәрлекне алга таба тагын да ничек үстереп булуы, нинди сораулар борчуы, аларны хәл итү юллары, дәүләт ярдәме турында эшлекле сөйләшү үткәрелә.
Киңәшмәгә Казаннан төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре кайткан иде. Эшмәкәрләргә үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алу мөмкинлеге булды. Кунакларга сүз бирер алдыннан Эльмира Хәстиева чыгыш ясады.
— Районда эшмәкәрлекнең роле зур, — дип сөйләде ул. — Эшмәкәрләр кешене эш белән тәэмин итә, бюджетка салым кертә, нәтиҗәдә халыкның тормыш дәрәҗәсе яхшыра. Районда барысы 879 шәхси эшмәкәр, 29 крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Соңгы вакытта кече һәм урта бизнеста бераз үсеш күзәтелә. Район хакимияте алга таба да бизнес үсеше өчен барлык мөмкинлекләрне һәм шартларны тудырачак.
Районда бүген уртача хезмәт хакы 18600 сум тәшкил итә. Ә менә кече һәм урта бизнеста 10 мең сумнан артмый.
Конверт белән “соры хезмәт хакы” бирүне тормыштан тулысы белән сызып ташлыйсы бар. Кешене киләчәксез итү, пенсиясез калдыру, дигән сүз бу.
Рәсми рәвештә теркәлмичә эшмәкәрлек итү — шулай ук җитди проблема. Кызганычка каршы, мондый очраклар бар. Бердән алар бюджетка салым кертүдән качса, икенчедән, бу аларның үзләре өчен зыянга, чөнки Пенсия фондына взнослары керми, димәк, стажлары да бармаячак һәм пенсияләре дә булмаячак.
Районда халыкның тормышын яхшырту максатыннан Россия һәм республика күләмендәге 26 программа эшли. Соңгы ике елда районда 850 млн. сумлык социаль һәм инфраструктура проектлары тормышка ашырылды. Шәхси эшмәкәрләргә дәүләт программаларыннан файдаланып калырга кирәк.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агробизнесны үстерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәнис Рәфыйков, төрле программаларда катнашып, грант оту мөмкинлекләре турында сөйләде. Моның өчен документларны тиешенчә әзерләп тапшырырга һәм аларның язмышы белән кызыксынып торырга киңәш итте. Чөнки акча белән бәйле һәр эш төгәллек сорый. Фәнис Рәфыйков “2014 елда Татарстан Республикасында гаилә фермаларын үстерү” программасы буенча грант откан дүрт гаиләгә сертификатлар тапшырды. Сертификат алган Тәлгать Шиһабиев проектны Иске Йортта тормышка ашыра, Айгөл Хәкимуллина — Субаш Атыда, Ринат Минһаҗев — Өчиледә, Мансур Хөснетдинов — Шушмабашта.
“Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге” идарәсе баш белгече Эвелина Федянина:
— 2 сентябрьдән “Лизинг Грант” программасының икенче өлешендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады, — дип хәбәр итте. — Конкурс гаризалары 2 октябрьгә кадәр каралачак. Программа кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Программада шулай ук эшмәкәрлекне яңа башлаучылар да катнаша ала. Сәнәгать мәйданчыкларында эшләүчеләр һәм авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә субсидия алу шартлары үзгәргән. Эшмәкәрлекне яңа башлаучыларга 1 млн. сумга кадәр субсидия каралган, бизнес белән шөгыльләнүчеләргә, ТРның Авыл хуҗалыгы министрлыгы программасы кысаларында проектны тормышка ашыручы гаилә фермаларына 3 млн. сумга кадәр.
Киңәшмәдә клиентлар белән эшләү механизмы көйләнгән лизинг компанияләре, банк вәкилләре эшмәкәрләргә үз хезмәтләрен тәкъдим итте.
Районның «Алгарыш» эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Назыйм Сибагатов эшмәкәрләргә:
— Бары тик үзара эшлекле мөнәсәбәт кенә мәсьәләләрне уңай хәл итәргә ярдәм итәчәк, — диде.
Соңыннан кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур өлеш керткән эшмәкәрләр Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз