Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Чиратта — бәрәңге алу
2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Чиратта — бәрәңге алу
5 сентябрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов соңгы көннәрдә яңгырлы һава торуын, моның урып–җыю эшләренә комачаулык итүен әйтеп үтте.
“Урып–җыюны һәм көзге культуралар чәчүне төгәлләргә өлгергәннәр өчен бик шәп һава. Уҗымнар тишелә, туфрак дым белән туена, — диде ул. — Ә игеннәр тамырда утырганнарга шартлар, билгеле, урып–җыю өчен түгел”.
Марат Әхмәтов чагыштырмача әйбәт һава көтелгән якындагы 5–6 көндә эш темпын көчәйтергә кирәклеген искәртте.
Рөстәм Миңнеханов урып–җыюны алып бару өчен һәр мөмкинлекне файдаланырга чакырды.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, киңәшмәне дәвам итеп, техника начар файдаланыла, диде. Комбайннар басуда булырга тиеш. Хәзер бөртекләрнең дымлылыгы кимүгә исәп тотып булмый. Хуҗалыкларда сүлпәнлек сизелә, чәчү сроклары үтә, бу эшне дә кызулатырга кирәк. Соңга калып чәчелгән басуларда уңыш булмаячак.
Терлекләрне лагерьлардан кайтарып бетерергә, продукциянең кимүенә юл куймаска.
Авыл җирлекләре чисталык буенча начар эшли, урамнар күңелсез хәлдә. Зур Бирәзә авылын чүп үләннәр басып киткән, андый авыллар тагын бар.
Ярминкәләр сезоны башланды. Аларда актив катнашырга.
Район башкарма комитеты бәрәңге алуны оешкан төстә үткәрү максатында карар кабул итте. Авыл хуҗалыгы оешмаларына бәрәңге алуга килешү нигезендә эшкә яраклы халыкны, студентларны, укучыларны тарту тәкъдим ителә. Эшләүчеләргә кызыксындыру чаралары кулланырга, хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә.
Бәрәңге уңышын җыйнап алу барышына оператив җитәкчелек итү өчен район штабы төзелде.
Кыр эшләренә килгәндә, 9 сентябрьгә игеннәрнең 81 проценты җыйнап алынды. “Ватан”да — 96, “Татарстан”да — 94, “Курса МТСы”нда, “Акчишмә”дә — 93әр, “Северный”, “Ак барс агрокомплексы”, “Кырлай”да 91 процент.
Урып–җыясы иң күп мәйданнар “Арча” һәм “Мәрҗани” ширкәтләрендә.
Бер гектардан иң югары уңыш “Ак барс агрокомплексы”нда — 45, “Игенче”дә — 44,6, “Кырлай”да — 38,3, “Курса МТСы”нда 37,6 центнер. “Арча” ширкәтендә 12,7 центнер гына.
14498 гектарда көзге культуралар чәчелде. “Нива” белән Шиһабеддинов хуҗалыкларында гына чәчмиләр. “Арча” ширкәтендә чәчелгән мәйданнар бик аз.
Ширкәтләрдә һәм крестьян–фермер хуҗалыкларында 1200 гектарга якын бәрәңге үстерелде. Аларны алу өчен 12 комбайн бар. “Кырлай” ширкәтенә быел сәгатенә 2–3 гектар бәрәңге ала торган комбайн кайтты. Сабагын да үзе урып бара, тәүлек буе эшли.
Һава торышы әйбәт булганда хәзер кул көченә мохтаҗлык юк. “Кырлай”дагы яңа комбайнда бер генә кеше эшли.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз