Район мәдәният идарәсе авыл мәдәният учреждениеләре эшен даими контрольдә тота

2014 елның 12 сентябре, җомга
Район мәдәният идарәсе авыл мәдәният учреждениеләре эшен даими контрольдә тота. Ел дәвамында аларда оештырылган чараларда катнашу, рейдлар үткәрүнең нәтиҗәсе күз алдында. 9-10 сентябрьдә дә район мәдәният идарәсе арттарак барган мәдәният учреждениеләре мөдирләре һәм директорларын бүгенге көндә иң яхшылардан саналган Урта Курса, Сикертән, Урта Пошалым, Лесхоз, Хәсәншәех, Апаз, Шушмабаш, Ашытбаш, Сөрде мәдәният йортлары, Пөшәңгәр, Өчиле, Гөберчәк, Сәрдәбаш клубларына алып барды. Эшләре белән танышу, тәҗрибәләрен уртаклашу, хезмәтләрен үз күзләре белән күреп үрнәк алу һәм үзләрендә куллану өчен бу бик файдалы һәм кирәкле чара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International